Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Норма сабыйлары бәхетле йолдыз астында туган. Ни өчен?

Белем көнен мәктәп балалары белән беррәттән бакча яшендәге балалар да көтеп ала.

Быелгы бу көн Норма авылы балалары өчен истәлекле ,чөнки белем көнендә Норма авылында өр-яңа “Тургай “ балалар бакчасы ачылды. Бакчабызны ачарга Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов та килгән иде.

Авылыбызның сабыйлары бәхетле йолдыз астында туган дип әйтсәк,бер дә арттыру булмас ,мөгәен. Шул көннән алып алар күпләр көнләшерлек балалар бакчасына йөри.

Бакчабыз бик матур килеп чыккан. Төзүчеләр дә тырышкан,бизәгәндә дизайнерлар да ярдәмгә килгән. Анда иркен, якты уен, йокы, аш-су, кер юуу, киптерү бүлмәләре, хезмәткәрләре өчен кабинет, физкультура ,музыка залы, берсеннән-берсе кызыктыргыч уенчыклар, йомшак паласлар дисеңме, бар да бар. Кыскасы, яхшы тәрбия алу өчен бөтен шартлар да тудрылган.

Нихәтле якты бина булсада иң мөхиме балаларга карата яхшы мөнәсәбәттә булу. Шул вазыйфаны балалар бакчасында тәрбияче апалары , тәрбияче ярдәмчеләре алып тора. Алай гына түгел башка хезмәткәрләрнең дә өлешләре бик зур һәм җаваплы. Балалар сау-сәләмәт, бәхетле булсыннар дип бакча хезмәткәрләре бөтен көчләрен куеп тырышалар.

Бакчабызның мөдире Айгөл Вакифовна да үзенең ягымлылыгы, тәмле сүзе белән бөтен коллективны бердәм итеп тора. Кешелекле , сине аңлаучы җитәкче белән эшләгәндә канәгатьлек ,хезмәтеңне үтәүдә күңел рәхәтлеге аласың.

Фәнүзә Нургалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Норма авыл җирлеге Рөстәм Миңнеханов Тургай балалар бакчасы