Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Норма укучылары көн дә изгелек кылуда (+фоторепортаж)

Норма урта гомуми белем мәктәбе волонтер укучылары “Җиңү адымнары” республика күләмендәге проектны тормышка ашырып, Бөтенрәсәй “Ветеранны котла” акциясендә катнаштылар. Замандаш укучылар оешмасы үзләре шефлык иткән ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котладылар, йорт яны эшләрендә булыштылар.

Шундый чараларның берсендә катнашкан 10 сыйныф укучыларына һәм аларның сыйныф җитәкчесе Гөлфия Җәләевага  Кәүсәрия һәм Хәмзә Газизуллиннар олуг рәхмәтләрен ирештереп, киләчәктә дә шундый игелек кылучы балалар булуларын теләп калдылар.

1-8 май көннәрендә “Молчанием вслух говорим” акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләрдән өзекләр рус һәм татар телләрендә укылды, патриотик җырлар конкурсы үтте, күчмә мәктәп музее күргәзмәсе эшләде.
“Җиңү вальсы” акциясен Шәрифуллина Диана һәм Һадиев Газиз 8-11 сыйныф укучыларыларына бик теләп оештырдылар. Мәктәп залында алар сугыш башланган еллар чорында яшьләрдә туган кичерешләрне үз күңелләреннән үткәрү мөмкинлеге алдылар. 8 май көнне Норма авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган обелиск янында Җиңү митингы һәм ветераннарны хөрмәтләү чаралары, Хәтер вахтасы оештырылды. Бу изге бәйрәм уңаеннан үткәрелгән чаралар сугыш афәтен күрмәгән, вакыт узган саен аның турында сирәгерәк ишетә барган буынга бу еллар ачысын онытмаска мөмкинлек бирсен. Бүген күңелләрдә дөнья имин булсын, сау-сәламәт булыйк, нәниләрнең шат авазлары тынмасын дигән теләкләр туа.

Гөлсинә Зәкиева

Норма урта мәктәбе укытучысы

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев