Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Норма укучылары: "Әни йөрәге — иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк", ди (+фоторепортаж)

Норма мәктәбендә булып узган Әниләр көне һәркемнең күңел түренә керерлек булды. Чөнки Әниләргә булган мәхәббәтне бу кичтә һәрбер бала үзенчә аңлатты.

Җир йөзендә иң матур сүз — әни. Ул — һәрберебезгә якын, беренче сүз. Әни куллары — иң мәрхәмәтле, назлы куллар. Әни йөрәге — иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк. Кеше ничә яшьтә булсада, аңа әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Шушы матур бәйрәм уңаеннан Норма урта мәктәбендә бәйрәм булды. Әлеге чарага һәр сыйныф бик тырышып әзерләнде.

Бәйрәмгә килгән әниләргә шигырьләр багышланды, җырлар җырланды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Һәм һәрбер укучы бу чарадан әниләребезне рәнҗетмик, аларны хөрмәт итик, яратып яшик, әниләребез — безнең күз нурларыбыз дигән уй белән таралышты.

Алия Хисамова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Норма урта мәктәбе