Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Норма урта мәктәбендә шагыйрь, драматург, әдәбият белгече белән очрашу узган (+фото)

16 апрель көнне Норма урта мәктәбендә күренекле язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе иясе Галимҗан Гыйльманов белән очрашу кичәсе булды.

Кичә мәктәпнең Раушания Фаруховна җитәкләгән театр түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар тарафыннан әзерләнгән Галимҗан Гыйльманның “Убырлы карчык – әбием” спектаклен карау белән башланып китте. Тирән мәгънәле әсәр һәр укучыны елатты да, көлдерде дә. Әсәр гади генә бер авыл малаеның әнисенә булган мәхәббәте, аның өчен кылган батырлыгы хакында. Кичәдән укучылар әниләренең нинди бөек зат икәнен, аларны яратырга, кадерләргә кирәклеген тагын бер кат аңлап кайтып киткәндер, мөгәен.

Спектакльдән соң сәхнәне Галимҗан абый алды. Автор спектакль уйнаган артистларыбызга бик югары бәя бирде. Кичә укучыларыбыз тарафыннан Галимҗан абыйның шигырьләрен сөйләү, аның сүзләренә язылган җырларны тыңлау, сораулар бирү форматында дәвам итте. Бөек шәхеснең гади җанлы аралашуы, матур итеп шигырьләр укуы укучыларыбызны тагын да әсир итте. 

Кичә барышында Галимҗан Гыйльман сәләтле укучыларыбызны Казанга үзенең чараларына, конкурсларга, телевидениега чакырды. Мәктәп белән хезмәттәшлеккә килешү төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу