Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Нормада дәү әниләрне кемнәр сөендергән?

Яз бәйрәме – 8 март - әниләр көне уңаеннан, безне әби- дәү әниләрне Норма мәктәбенең 3А классы коллективы матур бер бәйрәмгә җыелды.

Куанып килдек. Әбиләр өчен оныкларының һөнәрләрен күрү, алар өчен сөенү – куану гына да ни тора бит. Ә оныкларыбыз безне сөендереп шундый матур концерт күрсәттеләр. Әле аны концерт диеп кенә атау дөрес тә булмас, ул җиренә җиткерелеп эшләнгән театраль тамаша иде. Оныкларыбыз өчен куану, соклану белән беррәттән, алар үзләре белән бергә безне дә балачакка алып кайттылар. Күңелебез белән бездә алар белән бергә җырладык, биедек шигырь сөйләдек, театрда уйнап алдык.

23 баланы бер коллектив итеп туплаган, аларның һәркайсының да булган талантларын уята алган укытучыларына зур рәхмәт.

Алсу Тәбрисовнаның бу тамашаның үзәгендә булып, дулкынланып та, куаныпта безнеә оныкларыбыз өчен янып- көеп йөрүен беркемдә сизми калмагандыр. Аның энергиясенә сокландык, үзебездә яшәреп киттек кебек.

Чәй табынын әзерләүчеләргә дә рәхмәтнең зурысы. Укытучылар көче белән оештырылган бу бәйрәмдә, оныкларыбыз аркасында, балачактан яшьлеккә дә кайттык әле без. Озак еллар күрешмәгән, бергә эшләгән яшьтәшләребез белән очраштык. Сөйләшер сүзләр, искә алырдай истәлекләр дә күбәйгән. Бу кичәдән алган кичерешләр әле безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Безне өлкәннәрне, әби-дәү әниләрне шулай сөендергәнегез өчен, Аллаһ үзегезне дә сөендерсен, үзегезне дә зурласын. Авыр хезмәтегез үзегезнең дә күңелләрегезгә юаныч, кәнәгатьләнү хисе алып килсен. Безнең оныкларыбыз белән эшләргә, сезгә Аллаһы Тәгалә үзе көч- күәт бирсен. Шушындый очрашуларыбыз дәвамлы булсын иде.

Иң изге теләкләр белән шушы бәйрәмдә  катнашкан әбиләр  исеменнән Пүскәннән Гильмуллина Халисә.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев