Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Нормада татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм яшь педагоглар өчен район семинары булды (+фото)

16 нчы март көнне Норма мәктәбендә  "Мәктәптә милли тәрбиянең үсеш юллары" темасына татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм яшь педагоглар өчен район семинары булып узды.

Семинар эчтәлекле чараларга бай булды. "Үсеш ноктасы" түгәрәкләре эшчәнлеге, "Туган тел буенча белем сыйфаты" күргәзмәсе, "Нәсел җебем-шәҗәрәләр" бәйгесе; "Технология дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда милли проектлар" белән таныштылар.

"Методик карусель"дә  Гатауллина Д.М., Насихова Г.Р., Галимҗанова А.Т., Абдуллин И.Р. үзләренең мастер - классларын күрсәттеләр. Шалаева Г.С. мәктәптә милли тәрбия бирү, Асадуллина Э.В. укучыларныӊ сәләтләрен ачу тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Ахырдан мәктәп директоры, мәгариф идарәсе  методистлары, профсоюз берләшмәсе җитәкчесе, яшь педагогларның остазы түгәрәк өстәл артында нәтиҗә ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар