Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Норманың 8 сыйныф ата-аналар комитеты республикада зур танылу алды (+фоторепортаж)

8 нче сыйныф командасы республика конкурсында катнашып,  призер булды.

Әти-әниләр мәктәп белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә бала тәрбиясендә югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Шул максаттан икенче ел республика күләмендә «Дус сыйныф серләре» исемле сыйныф ата-аналар комитетлары конкурсы игълан ителә. Узган ел бу конкурста район куләмендә 11 сыйныф катнашкан булса, быел аларның саны 19га җитте.

Чынлап торып тотынганда әти-әниләр күп эшкә сәләтле икәннәрен күрсәттеләр. Катнашкан һәрбер коллектив бу ярыштан җиңүче булып чыкты. Иң элек бергә әзерләнү, ярышта катнашу аларга бер-берсен якыннанрак белергә, ныграк дуслашырга ярдәм итте һәм зур эшләр башкарып чыга алачакларына ышанычларын арттырды. 

16 нчы декабрь көнне районда гран-прига лаек булган Норма урта мәктәбенен 8 нче сыйныф командасы 30 әти-әни, 30 бала һәм сыйныф житәкчеләре Алсу Ильзинатовна Габделбәрова, Роза Әгъзамовна Галиева белән берлектә республика конкурсында катнашып,  призер булдылар. Бу бәйгегә алар кул эшләреннән, проект эшләреннән торган « Безнен дус сыйныф» исемле бик бай күргәзмә, гаилә һәм мәктәпнең берлектә проблемаларны чишү юлларын күрсәтүче видеоролик әзерләделәр. «Дус сыйныф серләре"н күрсәтүче визит карточкасы «Теремок» әкиятенә ияреп эшләнгән иде. Үзләренең сайтларын булдырдылар. Барлык әтиләр һәм әниләр конкурста актив катнаштылар. Республика конкурсында 60 әти-әниләр комитеты актив гражданнар тәрбияләү, профориентация, экологик һәм хезмәт тәрбиясе, социальләштеру, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү юнәлешендә ярыштылар. Социальләштерү юнәлешендә 16 гаилә катнашты. Башка районнар да бик нык әзерләнеп килгәннәр иде. Әти-әниләрнең эшчәнлеген мәртәбәле жюри бәяләде. Мәгариф министры Рафис Тимерханович Борһанов, министр урынбасары Лариса Олеговна Сулима әти-әниләр эшчәнлегенә зур бәя бирделәр. 30 балага Ривьера аквапаркына, «Зарница» балалар фәнни-шөгыльләнү үзәгенә һәм музейга билетлар тапшырылды. 

«Бердәм көч -тау күчерә», диләр. Норма урта мәктәбенең 8 нче сыйныфлар әти-әниләренә, балаларына, сыйныф һәм мәктәп җитәкчеләренә республика күләмендә район данын якларга өлеш керткәннәре өчен зур рәхмәт белдерәбез. Бу бердәмлек дәвамлы булсын, киләчәктә дә зур уңышларга ирешергә ярдәм итсен.

Резеда Гаязова

мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дус сыйныф