Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Норманың яшь Кулибинчылары (фото)

Норма урта гомуми белем мәктәбе базасында «Яшь Кулибинчы» укучылар фәнни-практик конференциясе үтте.

Конференция кунаклары Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте президенты Әюпов Мөхәммәт Йосыф улы, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы, «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Сабирҗанов Таһир Әюп улы, игенчелек өлкәсендә уйлап табучы Гыймадиев Насих Гозәер улы булдылар. Кунаклар мәктәп белән таныштылар, туган якны өйрәнү музеенда, районның яшь уйлап табучылар күргәзмәсендә булдылар. Конференция кысаларында мәктәпнең «Интеллект» укучылар фәнни оешмасы эшчәнлеге белән таныштылар.Укучыларның фәнни-практик эшчәнлегенә бәя бирделәр. Гыймадиев Нәсих Гозәер улы үзенең ничек рационализатор булып китүе турында сөйләде һәм яшь уйлап табучыларга кыйммәтле киңәшләрен бирде. Килгән кунаклар Әюпов Мөхәммәт Йосыф улы, Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы, Сабирҗанов Таһир Әюп улы укучыларның фәнни эшләрендәге җитешсезлекләрне бетерү юлларын күрсәттеләр. Конференциянең икенче этабында «Яшь Кулибинчы - 2016» республика конкурсында катнашучы Балтач районы укучыларын дипломнар, сертификатлар белән бүләкләнделәр. Конкурсны оештыручы галимнәр Норма мәктәбеннән укучыларның аеруча күп катнашуын канәгатьләнү белән билгеләп үттеләр, алга таба җиңүләрнең тагын да күп булуын теләделәр. Шулай ук Балтач, Норма мәктәпләренең, Салавыч күп профильле лицее яшь уйлап табучыларының эшләре дә кунакларда зур соклану уятты.

Конференция Норма мәктәбе укучыларының музыкаль чыгышлары, Смәел мәктәбе физика укытучысы Мөхәммәдиев Рөстәм Расил улының, Норма мәктәбе директоры Хаҗиев Фәрт Газыйм улының җырлары конференция бизәге булды. Балтач район мәгариф бүлеге методисты Гатауллина Гөлсинә Фазлый кызы фәнни-практик конференциясенең укучыларны шәхес буларак үстерүдә гаять уңышлы булын билгеләде, дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250