Һөнәр ияләренә мәхәббәтне кечкенәдән тәрбиялик
"Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал".
“Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал.” Күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри үзенең “Тәрбия китабы”нда балаларга биргән нәсыйхәтендә шундый мәгънәле сүзләр язып калдырган.
Хезмәтнең яшәү өчен әһәмиятен аңлаткан мәкаль-әйтемнәр халык авыз иҗатында бик күп. Бу элек-электән татар халкында хезмәткә ихтыяҗның зурлыгы, халкыбызның хезмәт итүе, эшчәнлеге турында сөйли. Әйе, һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. Файда китерә торган, үзең дә яратып башкара торган һөнәрне дөрес сайлар өчен балаларны кечкенәдән үк аңлы рәвештә әзерли башларга кирәк.
Безнең, Кариле балалар бакчасында бу юнәлешкә зур игътибар бирелә. Балаларның Һөнәр ияләренә мәхәббәт тәрбияләү өчен кечкенәләр төркеменнән үк рәсемнәр, дидактик уеннар аша белемнәре арттырыла. Бала рәсемгә карап һөнәр иясен таный башлый. Сюжетле-рольле уеннар ярдәмендә балалар белән һөнәр ияләрен рольләргә кереп уйныйбыз, бу төр уен аша бала тагын да кызыксына, үзен зурлар кебек хис итә. Шулай ук экскурсияләр, һөнәр ияләре белән очрашулар балаларда тагын да истәлекле хатирәләр калдыра.
Әгәр хезмәт балаларның рухи дөньясына үтеп керсә, башкарган эшләре канәгатьлек хисе уятса, тырышлык һәм кызыксынуларын үстерсә, аларда авырлыкларны җиңеп чыгу шатлыгы тудырса, димәк, хезмәт тәрбиясе үз нәтиҗәсен биргән дип исәпләп була.
Рузилә Шәрипҗанова,
Эльмира Хөсәенова,
Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев