Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Һөнәр мине үзе эзләп тапты

Үзенең мәшәкатьләре, яңалыклары белән уку елы да башланып китте. Күп еллар эшләвемә карамастан, бу көнне ниндидер бер дулкынлану белән каршы алам.

Коллегеларымның язмаларын кызыксынып укып бару дәверендә, үземнең каләм алып язасы килгән чакларым булгаласа да, әле яңа гына тотына алдым. Чөнки аңлыйм, бу эшкә бары тик тирән белеме, зур тәҗрибәсе булган, аны башкалар белән уртаклаша алу җаваплылыгын күтәрә алган педагог кына хаклы дип уйлыйм... (Каләм алып язган кеше алдындагы бурычны аңлата алдым кебек. - Г.Зәкиева)

Язмаларның күбесе ... кечкенәдән үк бу һөнәрне яраттым... хыялландым дип башлана. Мин алай әйтә алмыйм. Бу һөнәргә якынайганчы күп кенә башка өлкәләрдә эшләргә туры килде. Шулар арасында иң авыры, җаваплысы, иҗадилыкны таләп иткәне тәрбияче һөнәре булды. Минем уйлавымча, һөнәрне мин түгел, ә һөнәр мине тапты. Исемен дә тәрбияче дип түгел, әти-әниләргә баланы шәхес итеп формалаштыруда ярдәм итүче дип атар идем. Чөнки без күпме генә тәрбия алымнарының яңаларын уйлап табып, эштә кулланып, күпме генә тәҗрибәләр уртаклашсак та, төп тәрбияче һаман да әти-әни кала. Ничек кенә тырышсак та, 7 яшькә кадәр бала өчен иң зур авторитетның әти-әни икәнлеген психологлар инде күптән раслады. Менә шул бурычларын әти-әниләргә аңлату, җиткерү алымнарын сайлаганда, тәрбияче үзенең профессиональлеген, осталыгын күрсәтә дә инде.
Югары уку йорты, белемнәрне күтәрү курслары биргән белемле семинар һәм башка чараларның ролен һич тә юкка чыгарасым килми. Әмма шулай да беркайдан да алып булмаган әти-әниләр белән эшләү белемен, бала белән гаиләнең бәйләнешен дөрес күрә белеп, һәр гаиләгә индивидуаль якын килеп эшне планлаштыра белү, миннән күп иҗадилык, эзләнү сорый. Моңа бары тик үз эшеңне төптән аңлап, белеп, яратып эшләгәндә генә ирешеп була. Эшләү дәверендә бу юнәлештә күп кенә традицияләр , балаларга, әти-әниләргә кызыклы чаралар туды.
Күбрәк әти-әни һәм балаларның бердәм эшчәнлеге, ярышлар, уеннар нәтиҗәле дип саныйм. Чөнки бу вакытта иҗат итү, алга чыгу, җиңү, чарага катнашкан барлык кешеләрнең эмоиональ халәте аларны якынайта, берләштерә. Бу вакытта ясалмалылык, башка хисләр ничектер арткы планга күчеп, бала белән әти-әнинең чынбарлыктагы мөнәсәбәте генә кала.

Көчемне туплап, үз уй-фикерләрем белән уртаклашырга уйлагач, мөмкинчелектән файдаланып, барлык тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Башкарган хезмәтегез шатланып эшкә барырга өндәп, анда иҗат итү теләген сүндермәсен, якын тирәгездәге кешеләрнең эшегезне күреп дөрес, гадел бәяли белүләрен, зур терәк булып, эшегездәге уңышларга сөенә белүләрен теләр идем.
Гөлнур ЗӘКИЕВА,
Карадуган балалар бакчасының
югары квалификацияле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250