Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Һөнәр сайлау — җаваплы эш

Чыгарылыш сыйныфка җитү белән безне барыбызны да киләчәктә кем булуыбыз һәм нинди һөнәр сайлавыбыз борчый башлый.

Профессиональ ориентация буенча сыйныф җитәкчебез Римма Низамиева шактый эшләр башкара. Шушы максат белән ул безне «Балтач сөт-май комбинаты»на һәм «Икмәк» комбинатына экскурсиягә алып барды. Сөт-май комбинатында безне Илһамия апа Шакирова каршы алып, андагы хезмәт белән таныштырды. Тәмле сырлар, майлар заманча технологияләргә нигезләнеп эшләнә икән. Аннан «Икмәк» комбинатына юл тоттык. Монда күпереп торган икмәкнең өстәлебезгә менгәнче нинди юллар үткәнен күрдек. Шулай ук комбинатта колбаса, помадка конфеты һәм лимонад ясау цехлары да эшли икән. Андагы эшчәнлекләр белән безне Раушания һәм Сәрия апалар таныштырды. Алар безне үз продукцияләре белән сыйладылар.
Мондагы апа-абыйларны күреп, үз эшеңне яратып, намус белән башкарырга кирәк дигән нәтиҗә ясадык. Һәр һөнәр дә мактаулы икән, ә иң әһәмиятлесе җәмгыятькә файдалы һөнәр иясе булып, үз эшеңне яратып эшләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250