Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Һөнәр – утта янмый, суда батмый торган хәзинә (фото)

Баланы кече яшьтән үк хезмәтне яратырга, әти-әниләрнең һәм әби-бабайларның хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтү, төрле һөнәрләр белән кызыксындыру - укытучы-тәрбиячеләр алдында торган тәрбия максатларының берсе.

Ләкин бу максатны ничек итеп балаларның күңеленә үтеп керерлек итеп тормышка ашыру оста һәм уйланылып башкарылырга тиеш. Укучылар каршына басып әңгәмә яки чыгыш формасында гына үткәрелгән тәрбия сәгатьләре урынына кызыклы очрашу яки эш урыннарына экскурсияләр итеп оештырылганнары әйбәт нәтиҗәләр бирә. Шундый мавыктыргыч чараларның берсе - «Һөнәр - утта янмый, суда батмый торган хәзинә» темасына тәрбия сәгате, Норма урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрелде.

Һөнәрләр белән танышу дәресенә 3-4 сыйныф укытучылары балаларның әби-бабайларын кунакка чакырганнар иде. Очрашуны Диләрә Мозакировна бик мавыктыргыч һәм эчтәлекле итеп планлаштырган. Ул тәрбия сәгатенең башында ук тема һәм максатларны укучыларның үзләре тарафыннан китереп чыгаруларына иреште. Укучыларны активлаштыру өчен табышмак-сораулар белән «Бу кем?» уенын үткәреп алды.

Кадерле кунаклар - балаларның әби-бабалары белән таныштыргач, беренче сүзне районыбызда гына түгел, республикада танылган оста куллы Хәсәншин Госман абзыйга сүз бирде. Госман бабай очрашуга үзе, оныклары Зилә һәм Ислам белән ясаган кул эшләрен алып килгән иде. Ул балалар белән әңгәмә үткәрергә дә оста булып чыкты: сүзне матур киенү, тәмле ашау, әйбәт яшәү өчен тырышып эшләргә, әти-әни хезмәтен хөрмәт итәргә кирәклегенә басым ясап башлады. Халкыбызның танылган шагыйре Г. Тукайның «Кызыклы шәкерт», «Эшкә өндәү» шигырьләрен дә кулланып, кирәкле нәтиҗәләрне балалар күңеленә сала барды. Кышын кошларга җимлекләр ясап кую, кош ояларын туздырмау турында мавыктыргыч итеп, мисаллар китереп сөйләде. Шул ара эчендә, ике укучыны чакырып, пластмасс шешәләрдән җайлы гына итеп кошларга җимлек ясарга да өйрәтте. Үз куллары белән ясаган ниләр генә күрсәтмәде Госман бабай балаларга… Укучылар аларны тотып карадылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Ә Госман бабай барысын да бөртекләп аңлатып барды, ахырдан: «Эш белгән кеше - беркайчан да югалмый, ач булмый!» - дип нәтиҗә дә ясап куйды.

Нургалиев Салихҗан абзый, 3б сыйныфы укучысы Дамирның бабасы, балаларны шофёр һөнәре белән таныштырды. Кечкенәдән машина-трактор тирәсендә үскән Салихҗан бабай 30 елга якын СХТда шофёр булып эшләгән икән. «Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз!» дип, ул машина йөртүчегә электрик та, эретеп ябыштыручы да, механик та булырга кирәклеге турында әйтеп китте, шофёр кешегә бик игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен әйбәт белергә, тырышып укырга кирәклегенә басым ясап әйтте. Укучылар Салихҗан абзыйның тагын бер һөнәре - баянда уйнау сәләтен дә белделәр: эштән бушаган араларында ул баянда көйләр уйнаган, концертларда еш катнашкан.

Мөҗипов Мусаның әбисе Фальянур апа «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс» мәкале белән сүз башлады. Ул кечкенәдән туганнарының балаларын караган, кечкенәләрне карау аңа ошап киткән һәм үсеп җиткәч, тәрбияче һөнәрен үзләштергән. 23 ел Ташкентта балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Фальянур апага үзбәкчә сөйләшергә һәм язарга өйрәнергә туры килгән. Туган якларына кире кайткач, лаеклы ялга чыкканчы пешекче булып эшләгән. «Әле дә балаларымны, оныкларымны төрле-төрле тәмле ризыклар пешереп сыйлыйм. Бу һөнәрем кунаклар җыйганда, аш-сулар үткәргәндә бик кирәк була», - дип горурланып сөйләде ул. Кызларга әниләре, әбиләре янында пешерергә өйрәнергә, эштән курыкмаска, нинди эш булса да кызыксынырга кирәклеген әйтеп узды. Тормышта телләрне белү дә бик кирәк дип, Фальянур әби үзбәкчә җырлап та күрсәтте.

Укытучы Диләрә Мозакировнаның әнисе, ә 3б сыйныфы укучысы Рамазанның әбисе Рәшидә апа сәркатип булып эшләгән. Ул сәркатип булып эшләү өчен тырышып укырга, бигрәк тә математиканы әйбәт белергә кирәклеген әйтеп китте.Төп һөнәре буенча күп мәгълүмат бирмәсә дә, Рәшидә әби үзенең кечкенәдән җыр-бию яратуы һәм 5 сыйныфтан башлап, хәзерге көнгә кадәр сәхнәдән аерылмавы турында сөйләде. Әгәр җырларга сәләтең бар икән, ул сәләтне үстерергә кирәк, җырлау үзеңә дә, кешеләргә дә рәхәтлек бирә, күңелләрне тынычландыра, дип, моңлы тавышы белән халкыбызның «Авыл киче» җырын башкарды.

Тәрбия сәгате ахырында нәтиҗә ясаганда укучылар, һөнәрең булса, тормышта яшәргә була, һөнәрле кеше беркайда да югалмый, киләчәктә сайлаган һөнәрең үзеңә ошарга һәм башкаларга файда китерергә тиеш дигән фикерләрен әйттеләр.

Дөрестән дә әлеге чарадан укучылар да, килгән кунаклар да, укытучылар да бик канәгать калдылар.

Гөлназ Фәйзрахманова,
Норма урта мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250