Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Һөнәрләр иленә юл башы

Ни өчен мәктәп тәмамлаучы яшьләр күпчелеге үзенә һөнәр сайлауда югалып кала, кайсы юнәлеш буенча китәргә авырсына?

Әлбәттә сәбәпләр берничә булырга мөмкин. Шулар арасыннан иң гадие: бәлки балаларны һөнәрләр белән таныштыру өстендә җитәрлек эш алып бармау дияр идем. Тирә-ягыбызга күз саласак та, балаларны таныштырырлык бик күп һөнәр, үз һөнәре турында сөйләрлек кешеләреез бар бит. Узган уку елында ук инде бакчабызга районыбызның баш урманчысы Низамиев Марсель абый, оста кондитер Аухадиева Гөлүсә, тегү эшен яратып башкаручы Камалиева Лилия, район полициясенең сак бүлегеннән Бадрутдинов Эдуард, шәфкать туташы Гарифуллина Чулпан булып үз хезмәтләрле турында сөйләделәр. Презентация күрсәттеләр, эш кораллары белән таныштырдылар, үзләре эшләп һәм балалар үз куллары белән тотып эшләп карадылар. Очрашулар гаять кызыклы, җылы атмосферада узган иде. Менә быелгы уку елында да без бу эшебезне дәвам итәргә уйладык.

Сентябрьнең җылы кояшлы көннәрендә фермага, гаражга, амбарга экскурсиягә бардык. Урыннарда балаларны сыер савучы, тракторист, амбар мөдире, шофер, тегермәнче һөнәрләре белән таныштыдык. Балаларга бу хезмәтләрне башкаручыларны эш урыннарында күзәтү кызыклы да файдалы да булды. Әле күптән түгел генә элеккеге Карадуган мебельфабрикасына юл алдык. Хәзер анда бертуган эшмәкәр Хөсәеновлар җитәкчелегендә агач эшкәртелә. Иң беренче агач яру цехына кердек. Монда эшләүче абыйларның авыр хезмәтен күзәттек. Балалар тактаның ничек ясаганын үз күзләре белән күрделәр. Цехлар буйлап безне һәр эш торен аңлатып, күрсәтеп йөрттеләр. Балалар күп төрле ишекләрне шулай матур итеп ясау өчен никадәр һөнәр иясе киршклеген аңладылар. Абыйлар ясаган уңайлы утыргычларга утрып ял итеп алдылар. Әле балаларыбызны таныштырырдай һөнәрләребез тирә-ягыбызда күп икән бит. Киләсе очрашуларны: аптека, почта, китапханә, йомшак мебель ясаучы остаханәсендә оештырырга уйлыйбыз.

Кечкенәдән үк төрле һөнәрләр белән таныштырып, алар турында күзаллаулары булган балалар үзләренә киләчәктә һөнәр сайлаганда югалып калмаслар дип ышанасы килә.

Гөлнур Закиева.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карадуган бакчасы