Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Һөнәрләр күп, сайласаң... (+фоторепортаж)

4-6 апрель көннәрендә Junior Skills стандартлары буенча "Яшь профессионалларның" муниципаль чемпионаты узды.

Узган бер атна һөнәрләр чемпионатының иң кызган мәле булып тарихка кереп калды. Әлеге күркәм эш туризм буенча проектлар яклау белән башланды.

- Татарстандагы туризмга дәүләт тарафыннан игътибар сизелерлек дәрәҗәдә артты. Башкалада булып узган "Универсиада", "Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты" да моңа җитди этәргеч бирде. Республикабыз белән чит ил кешеләре генә түгел, милләттәшләребез дә кызыксыналар. Шуңа күрә дә инде эчке туризм үсешенә зур игътибар бирелә. Яңа программалар әзерләнә, объектлар ачыла. Без дә бу юнәлеш буенча күләмле эш башлап җибәрдек. Мәгариф учреждениеләре арасында узган елның декабрь аенда туризм буенча проектлар конкурсы игълан иттек, - диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева.

Чара барышында барлыгы 31 проект якланды. Нигездә, һәрберсендә туристларны кызыклы маршрут буенча йөртү, районыбызның истәлекле урыннарын күрсәтү, күренекле шәхесләр белән очрашулар оештыру, чит ил туристларын гади авыл тормышы белән таныштыру күздә тотыла. Тема бер төрле булса да, һәр коллективның бу эшкә үзенчә якын килүе зур кызыксыну уятты.
- Мин әле Балтачны шыпырт кына ята дип уйлаган идем, ялгышканмын. Бик матур эшләр башкаргансыз, рәхмәт. Хәзер инде әзер проектларны ныклап өйрәнеп, төзәтмәләр кертеп, камилләштерәсе генә калды, - диде республиканың авыл туризмы төбәкара ассоциациясе рәисе Руфия Мөхәммәдиева.

Соңыннан туризмны җәелдерү өчен мөмкинлекләрне барлау, бу эшкә бергәләп алыну юллары хакында сөйләшенде. Чыннан да, Сабантуйлар вакытында, башка чараларда үзебезнең кул осталарының эшләрен күрсәтә башлыйбыз икән, халыкта зур кызыксыну туачак. Шул ук шәл бәйләү, көмеш сувенирлар, картиналар ясау дисеңме, аш-су осталары тәкъдим итү туризмны җәелдерүдә бер дигән чара булачак.

Туризм хакындагы әлеге сөйләшү күкләргә менмичә генә, җирлек мөмкинлекләреннән чыгып фикерләшү булды, минемчә. Ә нәтиҗәсен вакыт күрсәтер. Авылларда төркем-төркем туристлар йөргәнен күрсәгез, аптырамассыз. Үзебезнең укытучылар, укучылар, тәрбиячеләр әзерләгән туризм проектлары тормышка ашкан дигән сүз булыр бу.

4 апрель көнне Балтач урта мәктәбе базасында - электротехника, электромонтаж, слесарь; Балтач гимназиясендә - робототехника, дизайн, ресторан сервисы, чәчтараш; Карадуган гимназиясендә - татар ашлары компетенцияләре буенча һөнәри ярышлар узды.

5 апрель көнне Түнтәр мәктәбе базасында - журналистика; Субаш мәктәбендә - туризм; Сосна мәктәбендә - ландшафт дизайны, флористика, декоратор компетенцияләре буенча укучыларыбыз көч сынашты.

6 апрель көнне Норма мәктәбе базасында - сайт булдыру, лаборатор-химик анализ, интернет әйберләр; профессиональ лицейда - кирпеч салу, сәркатип, пешекче; Бөрбаш мәктәбендә - агач эшкәртү, авыл хуҗалыгы юнәлешләре буенча ярышлар гөрләде.

Укучыларыбыз бу ярышларда бик теләп катнаша. Ни кызганыч, урын өчен генә катнашучы мәктәпләрдә юк түгел. Көне килеп җиткәч кенә катнашырга теләк белдерүчеләр дә бар. Һәр чараның таләпләре мәктәпләргә алдан ук җибәрелә. Әмма ярышлар вакытында аларның һәрберсе дә үтәлмәвенә шаһит буласың. Мәсәлән, Сосна мәктәбендә үткән флористика компетенциясендә укучылар үзләре әзерләгән эшкә презентация ясый алмады. Бу һич кенә дә бала гаебе түгел, ә җитәкченең укучыны тиешле дәрәҗәдә ярышка әзерләп бетермәве. Бары Балтач һәм Бөрбаш укучылары гына үз эшләренә тулы презентация ясый алды, әлбәттә әлеге мәктәп укытучылары мактауга лаек. Алдагы чемпионатларга әзерлек чорында таләпләргә зур игътибар бирү сорала.

Түнтәр мәктәбендә үткән журналистика компетенциясендә өметле каләм чарлаучылар белән очраштык. Үз фикерен курыкмый әйтә алган, инде бүген үк әңгәмә алырга әзер укучыларны күреп сөендек. Ни кызганыч, сөйләм телләре матур, кеше белән аралашканда үз-үзләрен тотышлары әдәпле булса да, әңгәмәне тасвирлама рәвештә бәян итүчеләр дә очрады.

- Әле эшләнәсе эшләр шактый. Шуңа да мондый төр ярышларга килгәндә күрсәткечләр өчен түгел, ә сыйфат ягын уйлау комачау итмәс иде, - дип үз фикерләрен ирештерде район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250