Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Һөнәрне балачактан сайлыйбыз (+фото)

Моннан берничә ай элек дүртенче номерлы балалар бакчасында һөнәрләр белән таныштыру юнәлешендә семинар үткәрелгән иде.

Анда район янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре дә катнашты һәм балаларны үзләренә кунакка дәште. Шул көннән ул һәм кызларыбыз кайчан пожарныйга барабыз инде, дигән сорау белән яшәделәр. Шөкер, булды ул очрашу. Зур-зур машиналарны күреп кенә калмады, утырып та карады балакайлар. Кайсы шлангадан су, кайсыннан көбек сиптерелгәнен дә белделәр. Янгын сүндерүчеләрнең эшләре белән якыннан танышып, киемнәрен күреп, мең дә бер сорауларына җавап табып, зур үскәч мин дә пожарник булам, дип кайтырга юлга кузгалдылар. Балаларыбызны исән-сау йөртеп алып кайткан тәрбиячеләребезгә, кызыклы очрашу бүләк иткән янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтләребезне ирештерәбез. Һөнәрләр иленә булган сәяхәтләрнең үтемле булуы, балаларда кечкенәдән хезмәткә хөрмәт белән карарга өйрәтүе бу очрашуда ачык чагылыш тапты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев