Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Нәүрүз мөбарәк булсын, дип сөенде балалар (+ фото)

- Әни, әни, безгә бүген Яз кызы белән Кыш бабай килде, ат та килде, без алар белән рәхәтләнеп уйнадык, көлдек, дип бәйрәмнән алган тәэсирләре белән бүлеште кызым Камилә

Балтачның үзендә дә, төрле авылларында да шаулап-гөрләп “Нәүрүз” бәйрәме узды. Гадәттәгечә, бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасы да мондый чарадан читтә калмады. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәмне оештыручыларның төп максаты — әлеге чара аша балаларда халкыбызның йолаларына, гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту һәм мәрхәмәтле, игътибарлы, әхлаклы балалар тәрбияләү. Бәйрәмнең тагын бер күңелгә үтеп керердәй әйберсе – ул кызларның һәм малайларның милли киемнәрдән булуы иде.

- Әни, әни, безгә бүген Яз кызы белән Кыш бабай килде, ат та килде, без алар белән рәхәтләнеп уйнадык, көлдек, дип бәйрәмнән алган тәэсирләре белән бүлеште кызым Камилә. Рәхмәт Сезгә, бакчабызда эшләүче гүзәл апаларыбыз. Төп һөнәрегез тәрбияче яки укытучы булса да, бәйрәм саен төрле образларга кереп, сез балалар күңеленә әкияти хатирәләр саласыз. Эшләрегез гел шулай гөрләп барсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев