Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Нәүрүз»не «Каенкай»лар иртәдән бәйрәм итте (+фото)

Бүген «Каенкай» балалар бакчасында иртәдән бәйрәм төсмере - капкадан ук шарлар эленгән, күңелле җырлар яңгырап тора, ә бакча эченә коймак исе таралган. Әлеге күңелле мәшәкатьнең сәбәбе бер - Нәүрүз бүген, Нәүрүз...

Тәрбияче апаларыбыз кичәдән үк бүген бәйрәм буласын, урамда төрле уеннар оештырылачагын әйтеп җибәрделәр. И көттеләр балалар шул мизгелләрне һәм иртәдән шатланып бакчага ашыктылар. Көткән мизгелләре дә тиз килеп җитеп, Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай белән кызыклы уеннар, саф һавада күңел ачу, коймак ашау белән үрелеп барды. Кызлар һәм малайларның йөзләрендәге шат елмаю, бакча территориясендә яңгырап торган шат авазлар кемне генә үзенә җәлеп итмәде икән бүген?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250