Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Очраклы хәл?!

Мәгариф министрлыгы татарча сорауга русча җавап бирүне очраклы хәл дип аңлата

Татар телен белгән япон егете Юто Хишияма Татар теленнән халыкара олимпиаданың Оештыру комитетына татарча юллаган сорауга русча җавап бирүләрен хәбәр итә. Бу хакта егет үзенең Фейсбук аккаунтында язды. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы бу хәлне очраклык дип аңлата.

"Карагыз әле, минем дустым татарча хатасыз язган сорауга нинди җавап бирделәр", - дип яза Юто Хишияма һәм дустының Оештыру комитеты белән язышуы скриншотын күрсәтә.  

Ютоның бу хәбәреннән соң социаль челтәр кулланучылары татар теленнән халыкара олимпиаданың оештыру комитеты мөрәҗәгатьләргә татарча җавап бирмәве турында фикер алыша башлады.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгында "Татар-информ" хәбәрчесенә Ютоның дусты белән килеп чыккан бу хәлне очраклылык дип атадылар. "Юто Хишияманың соравы Олимпиаданың дистанцион этапы турында иде, ә ул этап Казан федераль университеты карамагында уза. Юто Хишиямага җавап биргән кеше - Казан федераль университетының рус техник хезмәткәре генә", - диде министрлыкның Милли мәгариф идарәсе әйдәп баручы киңәшчесе Гөлия Мусина.  

"Сорау ял көненә туры килгәнгә күрә, эштә техник хезмәткәр генә булган, ул оператив рәвештә җавап биргән", - дип аңлатты ул.  

"Мәгариф министрлыгы чит ил олимипиадада катнашучылар белән эшне тәүлек дәвамында татар телендә генә алып бара", - ди Гөлия Мусина.  

 Юто Хишияма 1990 елда Япониянең Канагава префектурасында туа. 2011 елда татар җырларын ишетеп, татар теле белән кызыксына башлый һәм аны өйрәнергә тотына. 2014 елда татар теленнән халыкара олимпиадада җиңә. Ике ел Казан федераль университетының магистратурасында укый. Хәзерге вакытта Япониядә татар телен укыта.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24365 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев