Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Олимпиададан ким түгел

Һәр район аны үзенчә үткәрә, кемнәрдер спартакиада, кемнәрдер фестиваль дип атый. Ничек кенә булмасын, максат бер кала...

8 ноябрь көнне “Балтач” спорткомплексында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның районкүләм спорт фестивале узды. Биредә 140лап бала катнашты. Барлык балалар бакчаларыннан да командалар булып килгән балалар ярышларда көч-куәтләрен сынадылар, эстафета да йөгерделәр, мөкәйләп тә йөрделәр, снайпер уенында бик тырышып катнаштылар, боҗрага төз итеп, төгәл итеп туп керттеләр, “Формула -1” уенын да яраттылар, күңелле стартларда да сынатмадылар. Җитезлектән кала төгәллектә дә сер бирмәде балалар. “Гади арифметика”, “Яшь төзүче”, шашка уеннары да җиңел бирелде сәләтле балаларга.

Фестиваль 2014 елдан бирле “Сәламәт буын” дигән Татарстанда эшләп килүче проект кысаларында үтә. Һәр район аны үзенчә үткәрә, кемнәрдер спартакиада, кемнәрдер фестиваль дип атый. Ничек кенә булмасын, максат бер кала – район халкын спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту, физкультура һәм спортны көндәлек гадәткә кертү, районнарда балалар спортын җәелдерү,  мәктәпкәчә учреждениеләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту.

– Илгә сәламәт буын үстерү проекты нигезендәге эшчәнлек балалар бакчаларында даими дәвам итә, – ди район мәгариф идарәсе методисты Гөлнара Нотфуллина.– Спортка карата мәхәббәт уяту баланың физик халәтенә генә түгел, әдәбенә дә уңай йогынты ясый. Бәлки алар үскәч танылган спортчылар да булмаслар, әмма нинди генә һөнәр ияләре булсалар да, балалар бакчасында спорт юнәлешендә алган тәрбия – сәламәт яшәү рәвеше, физкультура-спорт белән шөгыльләнү күңелләрендә сакланып, гадәткә кереп калачак. Иртән 5 минут физзарядка ясап алу да организмга гаҗәеп уңай нәтиҗә бирә бит!

Бистәнең 2нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Әмирә Усманова да спортны яратам, әмма үскәч спортчы булмыйм, ди. Тик менә физкультура һәм спорт белән гел шөгыльләнәчәк икән. Спортчы кеше көчле булырга, тренировкаларын калдырмаска тиеш дигән фикердә ул. Спортның мәгънәсе сабыйлар күңелендә күпмедер дәрәҗәдә урын алган икән, димәк, мәгариф һәм спорт өлкәсе дөрес юнәлештә эш алып бара.

«Улыбыз яки кызыбыз әлеге спорт фестивалендә катнашканнан соң, даими рәвештә спортзалга йөри башладык. Гаилә белән бергәләп. Биредә балабыз шөгыльләнгәндә, үзебез я волейбол, я теннис уйныйбыз. Шулай итеп спортка кызыксынуыбыз артты. Спорт сәламәтлек чыганагы гына түгел, гаиләләрне берләштерүче дә ул», дигән әти-әниләр дә аз түгел.

Кечкенәдән спорт белән таныш балада ярышларга йөри-йөри җиңүгә омтылыш та уяна, ихтыяр көче формалаша, кыюлыгы арта. Районда, республика, хәтта Татарстаннан читтә узучы шашка-шахмат ярышларын гына алыйк, бакчада әлеге спорт төрен үз иткән балалар инде күпме җиңүләргә иреште. Районыбызның горурлыгы алар.

Муниципаль югарылыкта спорт фестивале уздыру сабыйлар өчен олимпиадага тиң. Әлеге фестиваль дә олимпиададан ким булмады, – катнашучы балалар да күп, фанатлар да җитәрлек, алкышлар, көч бирешләр, җиңелсәләр елаш, җиңсәләр шатлыктан күкләргә сикерү... олимпиада күренешләрен чагылдыра түгелме?! Имгәнүләр генә була күрмәсен, балаларыбыз сау-сәламәт үссен, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше гомер юлдашына әверелсен.

 

Балалар бакчалары командалары җиңүчеләре 3 төрле категория буенча билгеләнде:

1нче категорияле балалар бакчасы җиңүчеләре – бистәнең бишенче, өченче һәм икенче номерлы балалар бакчалары танылды.

2нче категорияле балалар бакчасы арасында җиңүчеләр – Чепья, Сосна, Карадуган балалар бакчалары.

3нче категорияле балалар бакчасы арасында Бөрбаш, Кенәбаш һәм Субаш балалар бакчалары җиңүче дип табылды.

Шашка ярышында 3нче номерлы балалар бакчасыннан Зәринә Сәмигуллина җиңү яулады. Салават Мөҗипов (Кариле) – икенче, Солтан Гыйльмуллин (Бөрбаш) өченче булды.

Зөлфия ШАКИРОВА

В.ЗӘКИЕВ фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль