Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Олимпиадаларда катнашып кына калмыйбыз ...

Укучыларның Бөтенрәсәй олимпиадаларының нәтиҗәләре - уку сыйфатын билгеләүче төп күрсәткечләрнең берсе.

2017 елның 10 гыйнварыннан Бөтенрәсәй олимпиадаларының региональ этапы һәм республика күләмендәге олимпиадаларның йомгаклау этаплары башланып китте. Безнең районнан 71 укучы шушы олимпиадаларда катнашу хокукына ия булды.

Бүгенге көндә безнең укучыларыбыз хокук белеме, физика, 9-11 сыйныфлар арасында физик тәрбия фәннәре буенча Казанда үзләренең белемнәрен сынап кайттылар. Балтач гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Руслан Шиһабетдинов физик тәрбия фәне буенча региональ этап призеры. Остазы - Фәридә Нәкыйпова, Балтач гимназиясенең физик тәрбия укытучысы. Аларны уңышлары белән котлыйбыз һәм алдагы тормышында да җиңүләр теләп калабыз. Шулай ук алда узачак олимпиадаларда катнашучы барлык укучыларга да, районыбыз данын күтәреп, югары уңышларга ирешүләрен телибез, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250