Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне

Әби-бабаларыбыз вакытлыча гына булса да сызлануларын, борчу-мәшәкатьләрен онытып, күңел ачтылар.

Алтын көзнең ямьле бер көнендә “Сөенеч” балалар бакчасында “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” дигән исем астында өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе уздырылды. Бәйрәмебезгә килгән өлкән буын вәкилләре оныкларының чыгышларын гына тыңлап калмадылар, үзләре дә рәхәтләнеп халык җырларын җырлап ял иттеләр. Бәйрәм киченә Көз кызы белән аюның килүе тагын да җанландырып җибәрде. Әби-бабаларыбыз вакытлыча гына булса да сызлануларын, борчу-мәшәкатьләрен онытып, күңел ачтылар. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.

Форсаттан файдаланып, барлык өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котлыйсы килә. Озак еллар сәламәтлектә яшәргә язсын сезгә! Һәммәгезгә дә бәхет, иминлек, күтәренке күңел телибез! Янәшәгездә һәрвакыт сезне яраткан балалаларыгыз, оныкларыгыз, якыннарыгыз булсын һәм өлкәннәргә карата игътибарлы, ихтирамлы булуны һәркем көндәлек бурычы итеп тойсын иде.

5 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Закирова Г.Н., Хабибрахманова З.М.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы