Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Оныклар берләштерә!

“Быел да чакырмый калмаслар әле дип көттек. Шулкадәр шатланып килдек, шул сабыйларны күрү үзе бер рәхәт!”

Балтач гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Рафаил кызы Гарафетдинова биредә 25 ел эшләү дәверендә укучылары белән һәр ел саен өлкәннәр көнен үткәрүне матур традициягә әверелдергән. Шуңа да оныклары бер сыйныфта укучы әби-бабайлар бер-берләрен танып, аралашып, хәл-әхвәл белешеп яшиләр. Сүз гимназиябезнең 2 а сыйныфы укучылары әзерләгән бәйрәм кичәсе турында бара.

Узган ел беренче сыйныфка укырга кергән онык һәм оныкчыларының бәйрәменә килгән өлкәнннәрнең быел инде икенче төрле үзгә бер хисләр, җылылык белән сагынышып күрешкәннәре сизелеп тора иде. “Быел да чакырмый калмаслар әле дип көттек. Шулкадәр шатланып килдек, шул сабыйларны күрү үзе бер рәхәт!” дип сөйләшеп утыруларын ишетү үзе бер күңелле иде. Әйе, бәхетле картлык менә шушы инде ул! Итәк тутырып үз балаларын үстергәндә мондый мизгелләрне кайсысы кичерә алды икән соң аларның?! Булса да арада берничәсе генәдер. Әнә бит, ерак дип тормаганнар, Субаш, Көшкәтбаш, Нормабаш, Бөрбаш, Куныр кебек район үзәгеннән шактый еракта булган авыллардан гына түгел, хәтта Арчаның Мирҗәм авылыннан кадәр килгәннәр!

Яңа уку елы башланганга бер ай гына булса да, укучылар концерт номерлары да әзерләп өлгергәннәр! Алар кадерле тамашачылары каршында үзләренең бар осталыкларын күрсәтергә тырыштылар. Бәйрәм кичәсе әби-бабайларга багышланган шаян такмаклар, дәртле җыр-биюләр белән үрелеп барды. Театр елы уңаеннан, “Кызыл калфак” әкиятен дә сәхнәләштереп күрсәттеләр. Яшь артистларыбызның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Концерт азагында укучылар үз куллары белән ясаган матур открыткаларын һәм чәчәкләрен әби-бабаларына бүләк иттеләр.

Бәйрәм чарасы чәй өстәле артында да дәвам итте. Бер-берләрен сагынышкан, күптән күрешмәгән оныклар әби-бабайлары куенына сыенды, үзләренең уңышлары белән бүлеште. Матур гына чөкердәшеп чәй эчкәндә күпме ихлас теләкләр, матур фикерләр яңгырады. Элек-электән әби-бабай тәрбиясе алдынгы урында булган. Алар тәртипкә, хезмәткә, тормыш итәргә өйрәткәннәр. Бүген дә шушы буыннар чылбыры өзелмәсен, нык булсын иде.

Ясминә Шәмсетдинова,

Балтач гимназиясе.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне