Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Оста эшеннән билгеле

Озак еллар Пыжмара мәктәбендә укытучы һәм җитәкче вазифаларын башкарган, олы ихтирамга лаек шәхес Тәбрик Васил улы Рахматуллин шушы көннәрдә гомер бәйрәмен каршыларга әзерләнә.

Ул хезмәт юлын гади укытучы булып Арбор мәктәбендә башлап җибәргән. Әле дә булса ул чордагы укучылар аның дәресләренең тирән эчтәлекле,үзенчәлекле булуын сагынып сөйлиләр. Тәбрик Василович үзе дә бу мәктәп турында якты хатирәләр белән искә ала.
1984 нче елда Пыжмара мәктәбенә укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә һәм бүгенге көнгә кадәр шушы мәктәптә нәтиҗәле эш алып бара. Белемен максатчан куллана белүен, оештыру сәләтенә ия булуын, кешеләр белән уртак тел таба алуын күздә тотып, аны 1999нчы елдан Пыжмара урта мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Бервакытта да кешеләрне ярдәмсез, гозер-үтенечләрне җавапсыз калдырмаганга күрә аны коллективның әтисе дип әйтеп була. Кешеләргә ихтирамлы, төпле фикерле булуы, мөгаен, аның холкына салынгандыр. Ул үзенең тирән белеме, көчле энергиясе, кешеләрне аңлавы, бер үк вакытта таләпчән була белүе белән дә коллектив һәм авыл халкы алдында абруйлы җитәкче исемен аклады.
Шушы бәйрәм уңаеннан укучыларыгыз, хезмәттәшләрегез сезгә чиксез рәхмәтләрен юллый. Хезмәтегезнең нәтиҗәсе дә куанырлык: күпсанлы район мәгариф бүлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы - укытучының югары күрсәткечләре.
Тәбрик Василович хезмәттә генә түгел, гаиләдә дә үрнәк ир, кайгыртучан әти, яраткан дәү әти биеклегенә ирешкән кеше. 30 ел бергә гомер итүче тормыш иптәше Әлфия ханым - олы терәге, ә уллары Линар һәм Ранил аның куанычы, горурлыгы, оныгы Әдилә - зур сөенече.
Хөрмәтле Тәбрик Василович! Үз гомерегездә сез шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, күпкә ирештегез. 60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсен туплаган бер чор гына. Алдагы гомер юлыгыз бәрәкәтле,матур вакыйгаларга бай булсын. Парлы гаилә юлыгызда һәрчак кирәк, терәк булып, якыннарыгызның уңышларына сөенеп, бәхетле картлыкта яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250