Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Өстенлекле бурычыбыз бар

Киңәшмәдә катнашучы мөхтәрәм иптәшләр, кадерле укытучылар, хөрмәтле остазлар!

Һәрберебезгә мәгълүм булганча, 2021  ел Татарстаныбызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Республикабызның мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсе алдындагы секцияләр эшчәнлегенең Балтач районында уза торганы да милли мәгарифкә багышлана. Бүгенге көндә телләрнең күптөрлелеген саклау, үстерү – гомуми белем бирү системасының өстенлекле бурычы. Әлеге уңайдан Балтач районы мәгарифе юкка гына сайланмады. Биредә күптөрле милләт вәкилләре – татар, рус, удмурт, мари, әрмән, әзербәйҗан, үзбәк һәм башка халыклар дустанә мөнәсәбәтләрдә гомер кичереп, әби-бабаларының милли гореф-гадәтләрен саклап, мәдәни чараларда традицияләре белән уртаклашып, борынгы йолаларны хөрмәт итеп, иң мөһиме ана телләрен зурлап, балаларын милли рухта тәрбияләп яшиләр.

Мәгариф өлкәсе – иң зур үзгәрешләр кичерүче тармакларның берсе, әмма, нинди генә очракта да тәрбия һәм белем бирү учреждениеләрендә ана теленә карата мәхәббәт тәрбияләү көнүзәк мәсьәләрнең берсе булырга бурычлы.  Соңгы ун елда туган телдә укыту буенча мәктәпләр челтәре барлыкка килде, кадрлар әзерләү системасы уңышлы гына эшли, дәреслекләрнең тулы бер линейкасы булдырылды, яңа алымнар, заманча технологияләр кертелә, республика программалары кабул ителә һәм алар максатчан рәвештә тормышка ашырыла. Этномәдәни мәктәпләрдәге эшчәнлекне тәэмин итү максатыннан, күрше республикалардагы коллегалар белән дә күләмле эшләр башкарыла. Республиканың белем бирү учреждениеләрендә 5 телдә укыту алып барыла, 7 тел өйрәнү предметы булып тора. Бүген гомуми глобализация, унификация һәм цифрлаштыру безнең алга яңа бурычлар куя: белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итү, укыту алымнарын камилләштерү, укыту-методик комплектларны яңарту, мәгълүмати технологияләр кертү, телләргә өйрәтүнең мультимедиа контентын эшләү. Асылында коммуникатив технологияләр кулланып, лингво-культорологик алымнарга нигезләнгән гамәли юнәлешле программаларны эшләү һәм гамәлгә кертү – беренчел максат. Агымдагы елда республика бюджеты хисабына белем бирү оешмаларына татар һәм рус телләре буенча укыту-методик комплектлар кайтарылды. Туган телләр елында чуваш, удмурт, мари һәм мордва телләре буенча уку әсбапларын яңарту эше бара. Эшчәнлекнең мөһим юнәлеше булып  республикабызда яшәүче халыкларның туган телләрен үстерү һәм популярлаштыру, аларның кулланылыш даирәсен киңәйтү, дәрәҗәсен күтәрү тора. Быелгы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы җәмгыятьнең игътибарын тагын бер кат сәяси һәм икътисадый үсешебезнең нигезе булган тиңсез байлыгыбыз – милләтара татулык һәм тынычлыкка, туган телләрнең газизлегенә, милли мәдәниятләрнең тиңсезлегенә, рухи кыйммәтләребезнең мөһимлегенә юнәлтер дип ышанам. Балтач районында да әлеге мәсьәлә аеруча да җитди карала, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә  борынгы гореф-гадәтләргә багышланган чаралар аша балада һәм укучыда милли аң формалаша, үткәнгә мөнәсәбәт яхшыра, буыннар чылбыры саклана, милләтләр арасында татулык ныгый. Үткәнен белмәгәннең,  киләчәге юк. Әлеге нисбәттән Балтач районы мәгарифенең киләчәге якты. Алар булганның кадерен белә, юк икән, барлый, эзләнә, таба, туплый, хәзерге буынның күңеленә сеңдереп, киләчәк буыннарга җиткерү өчен һәр булган мөмкинлектән файдаланып эшләргә тырыша. Секцияләр эшчәнлегендә сез Балтачтагы миллилекнең ихлас-самимилегенә үзегез үк тә инанырсыз. Һәрберебезгә уңышлы көннәр телим, фикерләшүләр, тәҗрибә уртаклашулар файдага булып, алган эш күнекмәләре республикабызның һәрбер районында милли тәрбия үсешенә уңай йогынты ясасын!

Илсур Һадиуллин,

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау сүзе