Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Педагогларга хезмәт хакы ничек түләнергә тиеш?

Кеше хокуклары буенча совет башлыгы төбәкләрдә укытучыларның эш хаклары төрле булуына каршы.

Русия Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет башлыгы Валерий Фадеев педагоглар һәм табибларның эше төбәк буенча уртача хезмәт хакына бәйле булмаган бердәм ставка буенча түләнергә тиеш, дип саный. Бу хакта Кеше хокуклары буенча совет сайтында хәбәр ителә.
Фадеев билгеләвенчә, бөтен ил буенча хезмәтләр бер үк дәрәҗәдә сыйфатлы күрсәтелергә тиеш, әмма укытучыларның һәм табибларның хезмәт хаклары төрле субъектларда нык аерыла. Ул Русия буенча ставкаларны тигезләргә кирәклеген белдерә.
Аның сүзләренә караганда, мондый белгечләрнең хезмәт хакы төбәк буенча уртача керемгә бәйле булырга тиеш дигән идея бик дөрес түгел.
— Ни өчен полицейский яки лейтенантның хезмәт хакы моңа туры килми, ә укытучы һәм табибның хезмәт хакы тиң булырга тиеш? Бу мөһим аспект, аны эшләүгә без закон чыгаручылар белән бергә, Конституциягә төзәтмәләрне исәпкә алып, бераз соңрак әйләнеп кайтырга тиеш, — дип саный Фадеев.
Элегрәк Росстат хәбәр итүенчә, Русиядә мәктәп укытучыларының уртача хезмәт хакы 41 мең сумнан артып киткән.

https://kiziltan.rbsmi.ru

Фото: activityedu.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев