Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Приставлар бүлегендә балалар нишләгән? (+фоторепортаж))

Балалар кечкенәдән киләчәктә кем булулары хакында хыяллана башлыйлар. Табиб, сатучы, укытучы, стюардесса, космонавт һәм башкалар. Тик киләчәктә кемдер булу өчен яхшы итеп укырга кирәклеген дә беләләр, чөнки һәрбер әти-әни моны искәртеп тора.

Хезмәт кешеләре белән танышу, аларның эш урыннарын күрә алу, төрле белгечләрнең үз хезмәтләре белән таныштырулары кайсы балага кызыклы булмасын инде?! Кичә Балтач урта мәктәбенең 1 В һәм 1 Г сыйныфы укучылары район пристав бүлегендә кунакта булдылар. Биредә эшләүчеләрнең бертөрле киемнән йөрүләре дә балаларга бик кызыклы тоелган, приставларның нинди кешеләр белән эшләүләре дә, ни өчен аларның әлеге һөнәрне сайлаулары да, пристав булып эшләүнең авырлыгы да балаларда күп сорау тудырган. Ә әлеге сорауларга җавапны приставларның җитәкчесе Наил Гайнанов һәм урынбасары Альфира Әхәтовалар җиткергән. 
Шулай ук Наил Рәфкатович урлашу, караклыкның нинди ямьсез күренешләргә китерүен, мәктәптә һәм урамда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатып үткән. Балалар закон белән бәйле күп кенә кызыклы мәгълүмат туплап, кемдер хәтта киләчәктә пристав булырга да хыялланып кире белем бирү йортына юл тоткан. 
Менә шулай бик күңелле үтә балаларыбызның дәрестән соңгы вакытлары. Әлеге очрашуларны озынайтылган төркем тәрбиячесе Гөлназ Зәйнуллина һәм Лилиана Әхмәтшина оештырды. Киләчәктә дә кабатланмас экскурсияләр көтеп, рәхмәтләребезне ирештереп калабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев