Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Профком рәисләре форумда

23еннән 30 сентябрьгә кадәр район мәгариф оешмаларында профсоюз атналыгы үткәрелде.

Ул Россия мәгариф хезмәткәрләренең Профсоюзы оешуга 30 ел тулу унаеннан ,“30 ел бергә” девизы астында үтте. Атналык барышында профсоюз оешмасына яңа вәкилләр кабул итү, профсоюз газеталарына күзәтү оештырылды, өлкән сыйныф укучылары өчен профсоюз дәресләре үткәрелде.

Атналык кысаларында Балтачның беренче һәм бишенче номерлы ясле-бакча профком рәисләре Фәридә Нурзадовна һәм Алсу Ильясовна республика башлангыч профком рәисләре форумында катнаштылар. Алар бу дәрәҗәгә ел дәвамында актив эшләгән өчен һәм республика башлангыч профсоюз оешмалары смотрында актив катнашканнары өчен лаек булдылар. Форум «Федор Панферов» исемендәге теплоходта Казан-Самара-Казан маршруты буенча үткәрелде. Форум барышында эшлекле очрашулар, мастер-класслар, Самара шәһәренең истәлекле урыннарына экскурсияләр оештырылды. Профком рәисләре зур тәҗрибә туплап кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профсоюз