Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Психолог тәнкыйть кабул итәргә өйрәтә

Айрат (17 яшь): Мин тәнкыйтьне бик авыр кабул итәм. Хәтта депрессия башлана. Бер сүз әйтсәләр, ярты көн буе бернәрсә эшли алмыйча, борчылып йөрим. Уңышсызлыкларга җиңелрәк карарга өйрәтегез әле.

Әлеге сорауга Балтач районы мәгариф идарәсе янында урнашкан педагогик- психологик бүлек җитәкчесе Гүзәл Закирова җавап бирә:
Бер сез генә андый түгел. Бер генә кеше дә тәнкыйтькә "бармак аша карамый". Моның шулай булуы әйбәт тә. Чөнки кадалган һәрбер "ук" безнең эгоны уята: алдагы эшчәнлек өчен җирлек барлыкка китерә. Әмма нинди эшчәнлек өчен? Кемнәрдер тискәре уйларга бирелә башлый, нәтиҗәдә - начар кәеф, какшалган нервлар, тәнкыйтьләгән кеше белән мөнәсәбәтләр бозылу... Икенчеләр исә, үзләренең адымнары һәм барлыкка килгән нәтиҗә турында уйлана. Характерларындагы тискәре сыйфатларны ачыклап, чыгу юлларын эзли башлый, ягъни үзен үзгәртә. Тәнкыйть ул - синең фикер - адымнарыңа башкаларның кайтавазы. Син алар башында туган фикерләрне үзгәртә алмыйсың, әмма... Кайсы кайтавазга җавап бирергә, кайсын йөрәккә авыр алмыйча гына уздырып җибәрергә - бары тик синнән тора. Сүзләре дөрес түгел икән, нигә борчылырга??? Ә инде фикерләрендә хаклык бар икән, бу бит - булган кимчелегеңне төзәтә башлау өчен менә дигән алым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250