Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Психолог киңәшләре

Эшләнмәгән эшеңне аннан соңга калдырма. Шул ук вакытта йокыңа да зыян китермә....

Әлеге язмабызда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен файдалы киңәшләр урын алган. Имтиханнар чорында бергә булыйк, бары бердәмлек кенә барлык киртәләрне җиңеп чыгарга ярдәм итә. 
– Хөрмәтле дустым, синең өчен хәзер иң кызык һәм җаваплы чор башлана. Син әкият герое кебек сайлау алдында торасың, ә кызыктыра торган юллар бик күп. Һәм аларның һәркайсы сине уңышка алып барырга мөмкин. Шуңа да югалып калма, ә үз-үзеңә ышанып, алга атла. Ә инде шикләнәсең икән, яңадан уйла. Татар халык мәкале дә бит җиде кат уйла, бер кат кис, ди. 
Әлеге чорда син игътибар үзәгендә. Иң таләпчән укытучы да, иң борчылу әти-әни дә сиңа ярдәмгә килергә әзер.Үзең дә алардан ярдәм сора,читләшмә,әлеге авыр чорда үзең генә калырга тырышма.Үзеңне борчыган мәсьәләләрне алар белән уртаклаш һәм алар һичшиксез сиңа файдалы киңәшләре белән ярдәм итә алачак. Бу вакытта син дусларың, сыйныфташларыңның да үз-үзләрен тотышларын дөрес аңламаска, барысы да сиңа каршы дип кабул итәргә мөмкинсең, тик бу алай түгел. Имтиханнар чорында һәркем дә синең кебек үк борчыла, аларны да аңлап, дөрес кабул ит.Читтән караганда син дә аларны аңламыйсың,үзеңне сәер тотасың кебек тоелырга мөмкин. Әлеге чорда син берәүне дә тыңламаска, үзең дөрес дип тапкан юл буенча атларга мөмкинсең,ләкин ахырдан барысы өчен дә үзең җавап бирәчәксең. Син аңа әзерме? 
Син көн дә үз алдыңа максат куеп, аңа ирешергә өйрәнергә тиешсең.Бер көндә сине 86400 секунд көтә һәм әйдәгез шул вакытны дөрес файдаланырга өйрәник. 
1) Синең максатың мөһим һәм илһамландырырдай булырга тиеш. Чөнки үзалдыңа куйган максатыңа син чын күңелдән ышанып барырга тиеш. 
2) Төгәл вакытың билгеләнгән булырга тиеш. 
3) Лес Браун әйткәндәй: "Айга төбә. Әгәр дә син аңа тимәсәң дә, йолдызлар арасында булачаксың". Әлеге сүзләрне үзеңә максат итеп, көч таләп итәрдәй максатлар куй. 
4) Максатың конкрет булырга тиеш.Әйтик, мин БДИны шуның кадәр баллга бирергә тиешмен яки югары уку йортына керү өчен миңа шуның кадәр балл кирәк. 
Алда санап киткән максатларга ирешкән саен, җиңүләрегез кечкенә генә булып тоелганда да үзеңне мактарга һәм сөендерергә кирәк. Максатка ирешү өчен вакытны да күзәтеп барырга онытма, бу киләчәктә дә сине төгәллеккә өйрәтәчәк.Шулай ук план төзеп, мин аны, моны эшләргә тиеш дип язып бар. 
Эшләнмәгән эшеңне аннан соңга калдырма. Шул ук вакытта йокыңа да зыян китермә, йокы туймаганда баш мие син теләгәнчә эшләмәячәк. Максатым бар, эшем күп дип үзеңә рәхәтлек бирердәй эшләрдән дә баш тартма.Аларга да вакыт тап, – ди район психологик-педагогик үзәк психологы Гүзәл Закирова. 
Хөрмәтле дустым, әлеге киңәшләр сиңа һичшексез ярдәм итәр дип ышанам. Әгәр дә сезне борчыган сораулар бар икән, безгә почта аша яки электрон адреска (BaltasiRed2005@yandex.ru) хатлар юллагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев