Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Путин Бердәм дәүләт имтиханында 300 балл җыйган

Ул рус теле, математика һәм физика буенча имтихан тапшырган һәм һәр предметтан 100әр балл алган. Бу – иң зур нәтиҗә

Томск өлкәсенең Северск шәһәре гимназиясе укучысы Александр Путин Бердәм дәүләт имтиханнарында 300 балл җыйган. Ул рус теле, математика һәм физика буенча имтихан тапшырган һәм һәр предметтан 100әр балл алган. Бу – иң зур нәтиҗә.

Мәктәп директоры Ирина Мирошникова әйтүенчә, Русия президенты белән бер фамилияле Александрны сыйныфташлары еш кына шаярта торган булганнар. Әмма Александр – бик җитди егет. Ул мәктәптә яхшы укыган. Егет киләчәген космик өлкә белән бәйләмәкче. Шуңа ул Мәскәүнең физик-техник институтына укырга керергә хыяллана, дип яза Өмет.

Автор: Язгөл Сафина.
Чыганак: Лента.ру
Фото: Ачык чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бди