Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Пыжмара мәктәбендә мастер-класслар узган (фото)

11нче март көнне, Пыжмара төп белем мәктәбендә "Федераль дәүләт белем бирү стандартлары: ана теле дәресләрендә метапредмет нәтиҗәләр" темасы астында районның татар теле укытучылары өчен семинар булып узды.

Мәктәбебезнең татар теле укытучылары Рәмзия Латыйпова һәм Әлфия Зәкиевалар башка мәктәп укытучылары алдында ачык дәрес күрсәттеләр. Дәресләр хезмәттәшләре тарафыннан югары бәяләнде. Гомумән, бу укытучыларның һәр дәресе "мастер-класс"ка тиң,- диде алар.
Мәктәп директоры Раниф Әхәтовның: "Әйе, мәктәптә уздырыла торган һәр чара бу укытучылар катнашыннан башка узмый, мәктәбебез бу укытучылар белән горурлана", дип әйтүе дә укытучылар хезмәтенә тиң бәя булды.
Дәресләрдән соң уздырылган "Аһәңле тавыш " ярыш-бәйгесе район укытучылары күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйбыз. Бәйгедә мәгариф идарәсе методисты Фидания Сабирова, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе Идрисова Н.М. җитәкчелегендә килгән кунаклар тамашачы гына түгел, ә бәйгене дөрес итеп бәяләүчеләр дә иде бит. Рәхмәт аларга! Семинардан һәр кеше үзенә ниндидер яңалык һәм күңеленә җылы хисләр алып киткәндер дип уйлыйбыз, дип хәбәр итә Миләүшә Бариева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250