Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Пыжмара мәктәбендә бер куакта – ике төрле җимеш үсә?

Пыжмара мәктәбендә бер куакта ике төрле җимеш үстерергә хыялланалар. Берсе – алыча, икенчесе – слива. Монда япон кура җиләген, комда үсә торган чияне, мандарин һәм башка куакларны да күрергә мөмкин. Биология укытучысы Илгизә Гамбәрова әйтүенчә, төньяк-көнбатышта да экзотик агачларны үстереп булуын исбатлыйсылары килә.

21 ел биология укытучысы булып эшләүче Илгизә Гамбәрова бу мәктәптә әле ике ел гына укыта. Ләкин шушы кыска вакыт эчендә дә яшь мичуринчылар белән шактый эшләр башкарган. – 2019–2020 елда мәктәптә агросыйныфлар ачылды. Ландшафт дизайны, гамәли бакча түгәрәге эшли башлады. Тәҗрибә рәвешендә башланган эшләр бу. Авыл мәктәбе өчен зур яңалык дип кабул иттек. Эшләнә торган проектларыбыз бар. Районда беренче урынны яулыйбыз, – ди Илгизә Гамбәрова. – Без бер куакта өч төрле җимеш үстерергә хыялланган идек. Тик абрикос куагы корыды. Әле бакчада кар, агачның кышны ничек чыкканын әйтә алмыйбыз. Шулай да слива, алычалар берничә елдан җимеш бирер дип көтәбез. Нектарин да утыртып караганнар. Виноград та үстерергә өйрәнгәннәр. «Биссея» чиясе дә – безнең як өчен ят җимеш. Ул комлы җирне ярата, тәбәнәк куак. Шунысы кызык: чияләр тәлгәштә түгел, ботакка ябышып үсә икән. Япон кура җиләген матурлык өчен утыртканнар. Анысының җиләге безнекеннән ваграк һәм бик үк тәмле түгел. Төче чияне (черешня) дә без нең туфракка яраклаштырырга җые налар. Тик әле үсеп китә калмый. Кара карлыган белән крыжовник гибридының җимеш ләреннән авыз итеп караганнар инде. Куак-агачлар барысы да ачык һавада үсә. – Балалар арасында кызыксына торганнары да, безгә нигә кирәк, диючеләре дә бар. Мин кирәк дип саныйм. Кызларда кызыксыну көчлерәк. Бу биология дәресе генә түгел, балалар тәҗрибәгә, тормышка, матурлыкны күрергә өйрәнә. Үзебез яшәгән җирлекне тагын да матурайтасы быз килә. Мәктәп каршында розалар үсә. Күп итеп гортензияләр утырту хыялы да бар. Аның бездә барлык сортлары да үсми. Махсус сортларын сайлап алырга кирәк, – ди Илгизә Насыйрҗан кызы.

Мандаринны тәрбияләү.  Мандарин куагын кибеттән сатып алынган җимеш төшеннән утыртканнар. Гадәттә, андый лимон, мандариннар 15 елдан соң гына җимеш бирә. Кибеттә сатыла торган куаклар исә 3–4 елдан мандарин бирә. Куак матур булсын өчен, аны формалаштырып кисәргә кирәк. Бакча балчыгына кибетнекен кушып утыртканнар. Үсентене, 3–4 ай узгач, азот, калийлы фосфор белән ашларга була. Ике атнага бер мәртәбә тукландыралар. Кыш көне бөтенләй сипмиләр. Суны көн саен сибәсе түгел. Өске катламы кипкәч кенә ярый. Мандарин кояш нурларын ярата.

Сәрия Мифтахова

"Без - балтачлар"  газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев