Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Һәр чәчәкнең үз исе, һәр милләтнең үз төсе...

Халыклар бердәмлеге көненең мәгънәсен аңлау, төрле милләт һәм дин вәкилләренең бердәм тормышына соклану өчен Чепьяга килергә кирәк. Нәкъ менә ул халыклар дуслыгы һәм бердәмлек буенча күп кенә төбәкләр өчен  үрнәк ролен үти.

Мин белем алучы Чепья урта мәктәбе башка белем йортларыннан укучыларның милли составы төрле булу белән аерылып тора. Мәктәптә удмурт, татар, мари милләтеннән булган балалар укый. Нинди генә милләттән булсак та, без бердәм һәм дус яшибез! 2021 ел – Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, ә 2022 ел Россиядә мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителгәч, бу дуслык тагын да ныгыды, чөнки мәктәбебездә шушы уңайдан бик күп төрле кызыклы һәм файдалы чаралар уздырылды.

Мин мәктәпнең укучылар үзидарәсе әгъзасы булып торам. Без туган тел укытучылары белән бергәләп, янәшә яшәүче шушы халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклауга юнәлдерелгән бик күп төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештырабыз. Шуларның иң кызыклылары белән таныштырып китәсем килә.

Күңелдә калган чараларның берсе -  милли костюмнар парады булды.  Әлеге чараның максаты - удмурт, татар, мари милли мәдәниятләренә карата кызыксыну уяту, милли костюмнар белән танышу аша патриотик хисләр тәрбияләү иде.   Укучылар һәр халыкның милли киемнәре турында бик күп кызыклы фактлар белделәр. Бу кием генә түгел, ә бу җирдә кайчан да булса яшәгән ата-бабалар турында сөйли торган тулы бер тарих дәресе булды.

Мәктәптә уздырылган «Уйнагыз, гармуннар!» дип исемләнгән яшь гармунчылар фестивале, "Нурлы телем, моңлы телем – туган тел!» исемле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе, "Туганайлар" керәшен фольклор ансамбле белән иҗади очрашулар, милли ашлар ярминкәсе, Балтач һәм Кукмара районнарының удмурт мәктәпләре вәкилләре арасында уздырыла торган очрашу -  болар күңел ачу чаралары гына түгел, ә буыннар бәйләнешен пропагандалаучы, халык традицияләрен яңартучы һәм саклап калучы, шуның белән бергә яшьләрне өлкән буын үрнәгендә тәрбияләүче, милләтебезнең, аның моңнарының бөеклеген аңлатучы тәрбия дәресләре дә.

Мин югарыда санап киткәннәр – мәктәптә уздырылган чараларның бер өлеше генә. Аларны тагын да дәвам итеп булыр иде әле: төрле викториналар, конкурслар, квест-уеннар, мастер-класслар, очрашулар, сыйныф сәгатьләре һ.б.

Мондый чаралар төрле милләттән булган укучыларга бер-берсен яхшырак аңлауга, бер-берсенә якынаюга, дуслашуга зур этәргеч була, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карауга, ягъни толерантлыкка китерә.

Президентыбыз тарафыннан игълан ителгән Туган телләр елы  һәркайсыбызга үзебезне туган халкыбызның бер өлеше итеп тою мөмкинлеген бирә торган ел булды.

Рәхмәтуллина Әдинә,

Чепья урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев