Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Һәр көн саен бер чара (+фото)

Балтач гимназиясендә башлангыч сыйныф укучылары өчен узган атна истәлекле вакыйгаларга, очрашуларга һәм шулай ук мәдәни чараларга бай булды

Чөнки гимназия базасында 21–26 гыйнвар көннәрендә башлангыч сыйныфларда озынайтылган көн төркеме атналыгы үтте. “Төрле төсләр атналыгы” дигән исем астында узган һәр көн үзе бер тематиканы яктыртты.

Белем һәм тәрбия бирүдә яңа төр технологияләр һәм уникаль чаралар башкарыла торган чорда яшибез, замана баласы ничә яшьтә булуына кармастан, аны нәрсә беләндер җәлеп итү, кызыксындыру бүгенге көн укытучысына яки тәрбиячесенә җиңел генә бирелми. Шуның өчен елдан-ел булган тәҗрибәне ныгыту, яңалыклар белән баетып тору кирәк. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан, сезне үзебезнең атналык белән таныштырып үтәбез.

Атна “Зәңгәр” көн белән башланып китте. Укучылар дәресләр тәмамлану белән уку формаларын берәр зәңгәр яки зәңгәрсу төстә булган берәр аксессуар белән баетты. Кызлар кулларына тасма бәйләсә яки бантик, беләзек, төрле чәч кыстыргычлары белән бизәнсә, егетләр галстукларын, күлмәкләрен зәңгәргә алмаштырдылар, я футболкалар киеп куйдылар. Шул рәвешчә “Яшел”, “Кызыл”, “Сары-кишерсары” “Юллы-шакмаклы” көннәрдә дә һәр сыйныф үзенчә тырышкан иде. Шушы төсләр белән бәйле рәвештә тәрбияче Гөлнара Нигъмәтҗанова мавыктыргыч программа төзеде.
Атналыкның ачылышы актлар залында тантаналы мизелләр белән үрелеп барды. Район балалар сәнгать мәктәбендә укучы һәм гимназиядә сәнгать түгәрәкләренә йөрүче балалар үз яшьтәшләренә концерт тәкъдим иттеләр. Балалар музыкаль инструментларда уйнап, матур итеп жырлап, нәфис сүзләр сөйләп, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Ә концерт тәмамланып, кабинетларга таралышкач һәр сыйныфта төрле кызыклы темаларга клуб сәгатьләре һәм белемнәрне ныгыту йөзеннән “Төсле викторина” үткәрелде. Бу көн сәнгать-иҗат, эмоциональлек һәм аралашу көне буларак истә калды.

“Яшел” көн исә, табигать һәм экологиягә багышланган иде. Бу көнне балалар өйләреннән әти-әниләре белән бергәлектә ясалган җимлекләр алып килделәр. Алар үз чиратында көн дәвамында “Кошлар ашханәсе” дигән күргәзмәдә тордылар. Җимлекләр арасында ниндиләре генә юк иде! Сәнгать әсәрләре дәрәҗәсенә җитәрлек зәвык белән ясалганнары күргәзмәне тамаша кылучыларда соклану уятты. Актив, оста куллы барлык әти-әниләргә дә рәхмәт белдерәбез. Дәресләр тәмамлангач балалар җимлекләрне гимназия территориясендәге агачларга чыгарып элделәр. Кышкы салкыннарда туган якта калган кошларны чын күңелдән кайгыртулары аларның хис-кичерешләрендә чагылды. Җимлекләргә җимнәр салып алар читтән генә кошчыкларның килүләрен күзәттеләр.

Бу көн шулай ук үзенчәлекле шәхес – Норма авылында яшәүче Госман ага Хәсәншин белән очрашу оештырылуы белән дә хәтердә калды. Үзе дә белеме буенча педагог һәм озак еллар төзелеш өлкәсендә дә эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Госман абый балаларга “Туган ягым – яшел бишек” дигән исем астында мастер-класс күрсәтте. Ул очрашуга үзе иҗат иткән җигүле ат, кое, тегермән кебек күрсәтмәекләрен дә алып килгән иде. Балачак хатиләре белән уртаклашты, Сабантуй бәйрәме күренешләрен, авыл тормышы, элекке еллардагы кул хезмәте, эш кораллары, әби-бабайларның элеккеге яшәеше турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Балалар уенчык атта уйнап, коедан “су алып”, тегермәндә ярма тартып, он ясап та карадылар. Тарих битләренә күчеп баручы бу корылмалар укучыларда зур кызыксыну уятты. Госман абый балаларга пластик су савытыннан җимлек ясарга да өйрәтте. Аның җимлеге дә очрашу тәмамлангач, балаларныкы янында гимназия бакчасында урын алды.

Чәршәмбе - җылылык, тормыш-яшәеш һәм сәламәтлек көне иде. Кызыл төс белән характерланучы бу көн гимназиядә “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашучы егет-кызларның концерты белән башланып китте. Гимназиянең сәнгать җитәкчеләре әзерләгән сәләтле балаларның чыгышларын тамашачылар яратып кабул итте. Йолдызчыкларга зур сәхнәләрдә кабат үз осталыкларын күрсәтеп, уңышларга ирешергә язсын иде. Алар икенче көндә әлеге фестивальнең район этабында чыгыш ясадылар.

Укучылар күтәренке күңел белән саф һавага чыктылар. Биредә “Кече спартакиада” үткәрелде. Спорт ярышлары, күмәк уеннар, кар астыннан “хәзинә” эзләү балаларны тагын да берләштерде.

Чираттагы очрашуга дә вакыт җитте. Кунагыбыз – Кариле теш дәвалау поликлиникасы хезмәткәре, балаларның теш табибы Лилия Минсалиховна Хаҗиева. Ул кече яшьтән үк тешләрне ничек сакларга, ничек дөрес чистартырга, нәрсәләр белән тукланырга кирәклеге турында чыгыш ясады. Тешнең төзелеше, аңа йогынты ясый торган факторлар, теш сызлау нәрсәдән килеп чыгу хакында сөйләде. Иң мөһиме, теш табибыннан курыкмаска кирәклегенә ышандырды. Балаларның күпсанлы сорауларына җавап биреп, аларга шушы темага багышланган мультфильмнар күрсәтте.

Дүртенче көндә гимназиябезгә районыбызның горурлыгы һәм бик күп спортчыларның остазы булган Фагыйль Гайнетдинов килде. Ул районыбызның армспорт, ягъни көрәше буенча баш тренеры. Аның ирешкән уңышлары, мактаулы урыннары бихисап. Аның үзен һәм шәкертләрен республикада гына түгел, ә дөнякүләмендә дә беләләр. Ул очрашуда балаларга кул көрәшенең төрләре, серләре һәм шәкертләренең унышлары турында яратып сөйләде. Ир балаларны үз янына дәшеп алып, кул көрәштерүнең тәртибен, кагыйдәләрен төшендерде, өстәл артына утыртып көчләрен дә сынап карады. Берсеннән-берсе дәрәҗәлерәк кубокларны тотып карау, истәлеккә фотоларга төшүләр әлеге спорт төренә карата балаларда зур кызыксыну уятты.

Әлеге көндә интеллект, яктылык, белем тематикасына багышланган чаралар әдәби әсәрләр уку, “Иң игътибарлы китап укучыны ачыклау” кебек бәйгеләр, кызыклы биремнәр башкару, мавыктыргыч сорауларга дөрес җавап бирү саф һавада уеннар барышында да дәвам итте.

“Шакмаклы-юллы” көнебез исә 1 “Б” сыйныф укучылары әзерләгән “Ак яфрак” спектакле белән башланып китте. Яхшылык һәм яманлык, ялкаулык кебек төшенчәләр бу спектакльдә бик яхшы чагылыш тапты. Иң нәни артистларның уйнауларына, сәхнә осталыларына соклану хисләре көчле алкышларга күмелде. Клуб сәгатьләрендә исә “Иң матур күчереп язучы”ны ачыклау максатыннан конкурс үткәрелде. Бу бәйге үз чиратында дөрес һәм пөхтә язу сәнгатенә өйрәтүнең һәм башкаларның хезмәтен күрә, үзеңнекенә бәя бирә белүнең бер ысулы иде.

Озынайтылган көн төркеме атналыгы кысаларында үткәрелгән әлеге чаралар укучыларның дөньяга карашын, танып-белү, фикерләү дәрәҗәсен, әйләнә-тирәгә һәм дусларына, яшьтәшләренә мөнәсәбәтен яхшыртырга булыша. Дәресләрдән тыш үткәрелгән һәр тәрбия сәгате баланың яшерен сәләтен күреп алырга һәм үстерергә, үзенчәлекле сыйфатларын ачарга мөмкинлек тудыра.

Ясминә Шәмсетдинова,

Балтач гимназиясенең

озынайтылган көн

төркеме тәрбиячесе.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач гимназиясе