Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Һәр сабыйның бәхетле балачагы булырга тиеш яки яшәү рәхәт миңа да

Һәр бала дөньяга килгәндә үз бәхете, үз гомере белән туа, диләр! Тормыш катлаулы, ул ак төстән генә үрелмәгән.

Әйе хак сүзләр. Һәр бала дөньяга килгәндә үз бәхете, үз гомере белән туа, диләр! Тормыш катлаулы, ул ак төстән генә үрелмәгән. Янәшәбездәге мөмкинлекләре чиклеләрнең, шул исәптән балаларының да җәмгыяттә, тормышта бөтен кешеләр белән беррәттән тулы тормыш белән яшәргә хакы бар һәм ул шулай булырга тиеш. Безнең бакчабыз коллективы әлеге категория балаларның тормышына бик җитди карый – алар белән инклюзив шөгыльләнү алып барыла. Бакчабызның һәр төркемендә диярлек бар андый балалар, ул сабыйлар нәкъ башка балалар белән беррәттән төркемгә йөриләр, уйныйлар, шөгыльләнәләр, бәйрәмнәрдә , төрле чараларда катнашалар. Бу сабыйларның һәрберсе дә безгә бик кадерле , без аларга игътибарыбызны, белемебезне бирәбез. Тәрбиячеләр белән беррәттән бакчада эшләүче белгечләр – рус һәм инглиз теле тәрбиячеләре, логопед, физкультура интсркуторы, музыка җитәкчесе, шәфкать туташы да сабыйлар белән ихлас күңелдән эшлиләр, шөгыльләнәләр. Шушы, игътибарга лаек, зур нәтиҗә бирә торган эшебез белән без үзебезнең күрше районнарындагы коллегаларыбыз белән бергә уртаклашырга булдык, аларны бакчабызга кунакка дәштек. Килгән кунагыбызның һәрберсе киңәшебезне тыңлап, күрсәткән чаралардан гаҗәпләнеп, сокланып киттеләр. Нәниләребез кунаклар каршында үзләрен сынатмадылар бик матур, актив рәвештә физкультура һәм аппликация шөгыльләреннән ачык чара күрсәттеләр, сәхнәләштетерелгән әкият чарасын куйдылар.
Белгечләребез дә читтә калмады – логопед, инглиз һәм рус теле тәрбиячеләре дә үзләренең нәтиҗә китерүче эш серләре белән таныштырдылар, төркем тәрбиячеләребез кунаклар игътибарына үстерелешле уеннар тәкъдим иттеләр.

 


Гөлназ Шакирова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы