Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рафис Борһанов район мәгариф идарәсендәге үзгәрешләрне бәяләде (+фоторепортаж)

ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов капиталь ремонттан соң яңа сулыш белән эшли башлаган район мәгариф идарәсе белән якыннан танышты.

Шулай ук мәктәптән тыш эшләр үзәге эшчәнлеге белән дә кызыксынды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә мәгариф учреждениеләре ирешкән уңышлар хакында сөйләде. Биредә урнашкан психологик үзәкнең, инглиз теле кабинетының балалар һәм әти-әниләр өчен яңа мөмкинлекләр бирүен ассызыклады.

Рафис Тимерханович танышу барышында ремонт эшләренең сыйфатлы башкарылуыннан һәм мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышлар өчен канәгать булуын белдерде, алга таба да шушы югарылыкны саклап, максатчан эшләргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: министр