Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рафиска министр урынбасары планшет бүләк итте

«#Запасгаджетыңнымәктәбеңәбир» хәйрия акциясе кысаларында Илгизәр Зарипов Балтач мәктәбе укучысы Рафис Зәкиевка планшет бүләк итте.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы дистанцион укыту формасын оештыру кысаларында аз керемле гаиләләрдәге балаларга компьютер техникасы һәм гаджетлар белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү өчен «#Запасгаджетыңнымәктәбеңәбир» хәйрия акциясен башлап җибәрде дип хәбәр иткән идек.

Әлеге акциягә Балтач урта мәктәбендә белем алган ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Наил улы Зарипов та кушылды. Ул «#Запасгаджетыңнымәктәбеңәбир» хәйрия акциясе кысаларында Балтач урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рафис Зәкиевка планшет бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: планшет