Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Райондашыбыз туган тел укытучыларының Бөтенроссия конкурсы призеры булды (фото)

Соңгы этапка 50 туган (татар, рус, удмурт, мари, мордва, чуваш) тел һәм әдәбияты укытучысы үтте.

28-29 мартта Казан шәһәре Мәскәү районының Ф. Г. Аитова исемендәге 12нче гимназиясендә туган тел укытучыларының Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы узды.

Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 77 туган тел укытучысы һәм Россия Федерациясенең башка субъектларыннан 10 туган тел һәм әдәбият укытучысы катнашты.

Соңгы этапка 50 туган (татар, рус, удмурт, мари, мордва, чуваш) тел һәм әдәбияты укытучысы үтте. Укытучылар мастер-класслар күрсәттеләр, «Гаилә һәм мәктәп» темасына проект якладылар һәм түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 29 нчы мартта «Хөррият» кафесында мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәевич Һадиуллин катнашында узды. О. Н. Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Евдокимова Галина Борисовна туган тел укытучыларының Бөтенроссия конкурсы призеры булды. Галина Борисовнаны профессиональ конкурста җиңүе белән котлыйбыз, аңа алга таба да яңа җиңүләр, яхшы һәм кызыксынучан укучылар, үз көченә ышаныч һәм һәр башлангычта уңышлар телибез!

Фидания Сабирова,

мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев