Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районның татар теле укытучылары Соснага җыелды (фото)

Укытучылар «Белем утравы» дип аталган педагогик квестта катнаштылар.

13нче март көнне Сосна төп мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларыныӊ район семинары оештырылды.

«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле эшчәнлек аша укучыларның сөйләм һәм иҗади сәләтләрен үстерү» темасына үткәрелгән семинарда Сосна мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучылары Вәлиева Гүзәлия Фатыйх кызы, Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы ачык дәресләр күрсәттеләр.

Укытучылар «Белем утравы» дип аталган педагогик квестта катнаштылар. Түгәрәк өстәл барышында дәрес һәм чараларга анализ ясалды. Семинарда катнашучылар дәресләрдә әдәп, әхлак, гаилә тәрбиясенә басым ясалуын, белем бирү белән бергә укучыларга әхлакый тәрбиянеӊ дә тирәнтен бирелүен билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сосна мәктәбе татар теле укытучылары