Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районыбызның 15 укучысы республика олимпиадасы призерлары булдылар

Котлыйбыз!

26-28 нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә рус сыйныфларында белем алучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. 

Районыбызның 15 укучысы республика олимпиадасы призерлары булдылар.

Норма мәктәбенең 4 нче сыйныфы укучысы Мөҗипов Салават, 6 нчы сыйныфы укучысы Бариева Зифа, 7 нче сыйныфы укучылары Саттарова Диләрә, Хөсәенова Зәринә, 9 нчы сыйныфы укучысы Хөсәенова Азалия, 11 нче сыйныфы укучылары Гатауллина Лина, Хәбибуллина Ландыш, Балтач гимназиясенеӊ 10 нчы сыйныфы укучысы Шигапова Сәйдә, 11 нче сыйныфы укучысы Габделганиев Расил, Балтач мәктәбенеӊ 4 нче сыйныфы укучысы Нәкыйпова Самира, 6 нчы сыйныфы укучысы Әскарова Зилия, 8 нче сыйныфы укучылары Нәбиева Мәликә, Габдрахманова Диләрә, 9 нчы сыйныфы укучысы Нәбиева Алия, Чепья урта мәктәбенеӊ 8 нче сыйныфы укучысы Караваева Лия республика олимпиадасының призерлары булып танылды. 
Укучыларны бәйгегә әзерләгән укытучылар Кадыйрова З. А., Нәсыйхова Г. Р., Асадуллина Э. В., Шалаева Г. С., Идрисова Н. М., Хәйретдинова Г. М., Бәхтиярова Р. З., Габделганиева Ч. М., Гарифҗанова Н. К., Закирова Р. А.ларга рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев