Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Раушания Нургалиева: “Тәрбиячеләребездән бик ундык”

27 ноябрь көнне Карадуган балалар бакчасында әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды.

Ноябрь аеның соңгы ялында әниләргә багышланган күпме җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, йөрәк түреннән чыккан ин изге теләкләр теләнде. Һәрбер кеше үзенең әнисен котларга ашыкты.

27 ноябрь көнне Карадуган балалар бакчасында да әлеге көн уңаеннан, бик матур чара үтте. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөргән балаларның әниләре, әбиләре, дәү әниләре бу бәйрәмгә чакырулы иде. Ишектән килеп керүгә, дәү йөрәк формасында ясалган плакат күзгә чалынды. Һәр бала үз куллары белән әниләренең рәсемнәрен ясап, шушы йөрәк эченә урнаштырган. Килгән һәрбер әни үзенең рәсемен эзләп табып, ирексездән елмаеп куя.

Әниләр жыелып бетүгә, безнең балаларыбызның икенче әниләре булган, бик яраткан тәрбиячеләре - Наҗия Хәйруллина белән Эльмира Галимова матур итеп бәйрәмне башлап жибәрделәр. Бәйрәм җыр, шигырь, биюләр белән үрелеп барды. Әниләрне дә тик утыртмадылар. Балалар каршында әниләр рус, татар, индия, башкорт, ковбой биюләрен биеп күрсәттеләр, кызлар үзләренең әниләрен бизәндерделәр, төрле табышмакларга җавап эзләделәр. Һәр бала үзенең әнисе өчен сөенеп утырды.
Күмәкләшеп җырлап биеп арыгач, балалар «Бүләк кемгә?» дип аталган татар халык әкиятен күрсәттеләр. Иң соңыннан, тәрбияче апалары белән берлектә тырышып, үз куллары беләк ясалган бүләкләрен тапшырып, әниләрен кочаклап тәбрик иттеләр. Чын күңелдән ясалган бу бүләкләрне кулга алгач, күзләргә яшьләр килде.

Тәрбиячеләребездән бик ундык, һәр көнне безнең балаларыбызны елмаеп каршы алалар, озатып калалар. Көне буе аларны язарга, санарга, хәрефләр танырга, яхшыны яманнан аерырга, һәм башка төрле бик күп әйберләргә өйрәтәләр. Балалар да бик яратып бакчага йөриләр. Тәрбиячеләр тарафыннан үткәрелгән һәр бәйрәм дә бик матур, истәлекле, күңелгә үтеп керерлек була.

Раушания Нургалиева,
Карадуган авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250