Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район башлыгы экология дәресендә Балтач гимназиясе укучыларына өй эше бирде

Бүген - 2 март көнне Балтач гимназиясендә ТР Куркынычсызлык Советы секретаре, районыбыз кураторы Айрат Шәфигуллин, район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева катнашында экология дәресе үтте.

Экологиягә караш елдан-ел арта. Кичә - Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов та мәктәпләрдә экология дәресләрендә катнаша. Бу чара республиканың барлык белем бирүче мәгариф учреждениеләрендә дә чагылыш табачак.
Районыбызда үткән ачык дәрестә мәртәбәле кунаклар һәм "Балтач" тыюлыгы хезмәткәрләре дә катнашты. ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин үз чыгышында 2017 елның "Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы" буларак, республика күләмендә тормышка ашырылачак яңа проектлар белән таныштырды. Экология, безнең әйләнә-тирәбез елдан-ел пычрана бара. Соңгы өч елда экология мәсьәләренә караш Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич югарылыгында кискен үзгәреш кичерә. "Парклар һәм скверлар елы", Су саклагычлар елы" дип билегеләп үтү нәтиҗәсендә республикабызда масштаблы зур эшләр башкарылды. Бу үз чиратында шушы җирлектә яшәүче халыкның менталитетын, культурасын формалаштыруда мөһим роль уйнады. Яшь буынны әйләнә-тирә мохитне чиста тотарга, табигатьне сакларга, экология мәсьәләләренә игътибар бирергә кирәклеген өйрәтү өчен Президент җитәкчелегендә төрле чаралар, экология айлыклары, акциялар уздырылды һәм ул дәвам итә.
Табигатьнең, сулый торган һаваның, эчә торган суның чисталыгы безнең үзебездән тора. Безнең бурыч - халыкның культурасын үстерүгә, экологияне саклауга, сулыкларда чистарту корылмалары булдыруга, "Эко-патруль" конкурсын активлаштыруга, табигатьне чүп-чардан арындыруга, өмәләр оештыруга, рәсми булмаган чүплекләрне ачыклау һәм аларны юкка чыгаруга зур игътибар бирү һәм моны тәэмин итү. Бу яктан, Балтачның куанырлыгы бар - районыгызның табигате гүзәл! Нинди матур урында, табигать кочагында "Сабантуй" паркы булдырдыгыз, район үзәгендә халык өчен ял паркы да бар. Экологик яктан чиста җирлектә яшәвегез белән горурлана аласыз!" дип белдерде.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин республика кунагының сүзләрен куәтләп: "...Бу яктан Балтач районы халкы бик бәхетле, без республиканың экологик яктан иң чиста районында яшибез. Район җирлегендә зур җитештерү объектлары, дәү завод-фабрикалар юк дәрәҗәсендә. Шулай да безнең бурыч - мөмкин кадәр табигатьне бозмыйча саклау! Ата-бабалардан сакланып килгән табигый матурлыкны дәвам итсәк иде", дип ассызыклады.
Рамил Рашитович районның тыюлыклары, табигый һәйкәлләре, "Кызыл китап"ка кергән үсемлек, кыргый хайваннар дөньясы турында бай эчтәлекле кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Район башлыгы үзенең дәрестә катнашуыннан файдаланып, укучыларның белемнәрен тикшереп карау максатыннан, берничә сорау белән дә мөрәҗәгать итте. Балтач районының "Кызыл китабы" бармы, сез аның белән танышмы, аның авторлары, китап ничәнче елда басылган, районда нинди тыюлыклар бар, тарихи һәйкәлләрне атап чыгыгыз әле?" кебек сораулар бирде. Һәм укучыларга өй эше итеп, Балтачның "Кызыл китабы"н өйрәнеп чыгып, биология һәм экология укытучылары белән берлектә яңа басмасын әзерләргә дигән бурыч куйды. Сезнең гимназия коллективы экология фәне ягыннан белемле, тәҗрибәле, актив. Район һәм республика күләмендә генә түгел, ә Россия дәрәҗәсендә ирешкән уңышларыгыз да бар. Китапны яңартуны мөмкин эш дип саныйбыз. Яңа басмасын эшләп чыгарсыз дип ышанып калам!", дип үзенең ышанычын белдерде.
Дәрес алга таба 11 сыйныфтан Алсинә Сабирҗанова белән Гүзәл Хәйруллинаның , 9 сыйныф укучысы Илдар Җәләловның проектларын тәкъдим итүләре белән дәвам итте. Алар экология фәне буенча табигатьтә фәнни һәм практик эзләнүләр алып барып, аны үзләштереп, күп кенә конкурсларда җиңү яклаган укучылар булуы белән дә аерылып торалар.
ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин дәрес азагында укучыларга рәхмәтен, проектлар эшчәнлегенә карата соклануын белдерде. "Киләчәктә Сезне республикабызның яшь галимнәре рәтендә күрергә язсын!" дигән ышанычын белдерде.
http://baltasi_official
Вакыйф Зәкиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250