Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район эчке эшләр бүлегендә "Форпост" активистлары һәм укучылар өчен экскурсия булган

Балтач гимназиясе укучылары һөнәрләр серенә төшенү эшен дәвам итәләр.

Шушы көннәрдә гимназиясенең "Форпост" отряды активистлары белән 7нче сыйныф укучылары район эчке эшләр бүлегендә булып, полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән таныштылар, биредәге музейда булдылар. Укучылар бу һөнәрне үзәштерү өчен кайда белем алырга, нинди сыйфатларга ия булырга кирәклегенә төшенделәр.
Әлеге чарада полиция майорлары А.З. Сибгатуллин, Ф.З. Фәсыйхов, полиция капитаны Л.Г. Нәҗипова, инспектор Р.Н. Хөснетдинова, "Форпост" үзәге директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов һәм сыйныф җитәкчеләре катнашты.
Балтач гимназиясе укучылары район эчке эшләр бүлегендә үткәрелгән бу җанлы очрашу, кызыклы һәм кирәкле мәгълүматлар, экскурсия өчен биредә эшләүче хезмәткәрләргә зур рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250