Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район мәгариф идарәсе икенче яшьлеген кичерә

Балтач үзәгендә урнашкан район мәгариф идарәсендә бүгенге көндә ремонт эшләре бара.

Бина күптән ремонт сорый иде инде. Май аенда аны төзекләндерү эшләренә керештеләр. Бүгенге көнә түбәсен алыштыралар.

Укулар тәмамланып, җәйге каникулар башланса да, коллективта кызу урак өсте. ОГЭ, ЕГЭ тапшыралар, лагерьлар үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде. Шуңа да идарәгә документ, юллама алырга килүчеләр шактый. Алар игътибарына белгечләрнең нинди адрес буенча кабул итүләрен тагын бер кат искә төшерәбез.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе, методистлар, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры, методистлары - Ленин ур., 45 нче йорт, ягъни үзәкләштерелгән китапханәнең уку залы, 1нче катта утырачак. Телефоннар 8(84368) 2-61-13, 2-41-95, 2-54-31, 2-52-75.
Балалар бакчалары, ПМПК (психолого-медико-педагогическая комиссия) буенча белгечләр бистәнең беренче номерлы балалар бакчасында (Нариман ур., 24 нче йорт) эшләячәк. Хәбәрләшү өчен телефон 2-52-32.
Психологлар - Нариман ур., 108/1 нче йорт адресы буенча хезмәт күрсәтәчәк. Сораулар туган очракта 89178885679 телефон номеры аша Гүзәл Нурулла кызы Закирова белән элемтәгә чыга аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250