Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева: "Заман инновацион программалар таләп итә"

Районның мәгариф идарәсе, педагогик коллективлар илдә бара торган үзгәрешләр чорында яңа ихтыяҗларны канәгатьләндерергә, алга куелган һәм куелачак бурычларны үтәүдә үзләренең үсеш юлларын билгели, белем һәм тәрбия бирүдә яңа метод һәм алымнар куллана, нәтиҗәлерәк эш төрләре эзләүләрен дәвам итә.

Баланың шәхес буларак формалашуының беренче баскычы - балалар бакчасы. Районыбыз балалар бакчаларында 1,5 яшьтән алып 7 яшькә кадәр 1863 бала тәрбияләнә. Балалар бакчаларына кабул итү «Электрон балалар бакчасы» системасы аша алып барыла. Быелның 1нче гыйнварыннан балалар бакчасында федераль стандартлар үз көченә керде. Алар балада мөстәкыйльлек, инициативалылык, үз көченә ышану, үзенә һәм башкаларга карата позитив караш булдыруны гамәлгә куя алырдай яңа инновацион программалар кертүне таләп итә.
Балалар бакчаларында балалар саны арту куанычлы күренеш булса да, соңгы елларда мәктәпләрдә укучылар санының һаман да кимүе күзәтелә. Соңгы 10 елда район мәктәпләрендәге укучылар саны 1673кә кимегән. Бу уртача 10 урта мәктәп юкка чыгарга тиеш иде дип күзалларга кирәк.
Белем оешмаларының материаль-техник базасын ныгыту юнәлешендә шактый эш башкарылды. 2013-2014нче уку елында Мәгариф һәм фән министрлыгы аша башлангыч сыйныфларга 5 кабинет, 2 технология кабинеты, 1 биология һәм 4 химия кабинеты өчен комплектлар (3 млн. 373 мең 640 сум күләмендә) кайтарылды. Математика елы уңаеннан 6 математика кабинеты кайту көтелә.
Узган ел министрлык аша 4 миллион 700 меңлек дәреслек алынды. Яңа федераль дәүләт белем стандартларына күчү шартларында барлык мәктәпләрнең дә башлангыч сыйныф дәреслекләре, Балтач мәктәбенең 5нче, Балтач гимназиясенең 5,6,7нче сыйныф дәреслекләре тулаем алыштырылды.
«Уңайлы мохит» федераль программасы кысаларында 2012нче елда районның Норма һәм быел Балтач урта мәктәпләрендә төрле категория мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлыклар тудырылды. Мәктәп биналарының беренче катларында коляскалы инвалидлар өчен керү группалары эшләнде, пандуслар куелды, сыйныфларга, ашханәгә керү үзгәртелде һәм санитар гигиеник бүлмәләрендә барлык уңайлыклар тудырылды. Балтач урта мәктәбендә күрү һәм ишетү кимчелекләре булган балаларга махсус плиткалар һәм «индукцмонная петля» җайланмалары куелды.
2015 елга әлеге программага Балтач гимназиясе керде.
Милли белем һәм тәрбия бирү һәрвакыт мәгарифнең иң катлаулы юнәлешләренең берсе булып тора. Мәгариф министрлыгы тарафыннан инде өч ел дәвамында милли мәгарифкә кагылышлы аерым рейтинг ясала. Алдагы ике елда Балтач муниципаль районы республика районнары арасында дүртенче урында булса, быел 3нче урынга күтәрелде.
Рейтингта 9нчы сыйныфларның бердәм республика тесты нәтиҗәләре, олимпиада күрсәткечләре, укучыларның үз туган телләрендә белем алу күрсәткечләре исәпкә алына. Нәкъ менә район үзәгендәге белем оешмаларында туган телдә белем алу күрсәткече түбән булу (район буенча - 64,5, район үзәгендә 0,78 процент) безнең милли мәгариф юнәлешендә булган башка уңышларыбызны юкка чыгара.
Узган уку елында Балтач гимназиясендә бикавырлык белән генә 1 сыйныф ачылды. Район үзәгендә яшәүче гаиләләрнең әти-әниләре укучыларны татар сыйныфына бирергә теләмиләр. Моны бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә булуы, югары уку йортларында белем алу, эш урыннарында барлык рәсми кәгазьләрнең дә рус телендә генә булуы белән аңлаталар.
Әмма туган телдә укырга теләмәүне моның өчен тиешле шартлар тудырылмауга гына кайтарып калдырырга ярамый. Тормышта кеше нинди генә югарылыкларга күтәрелмәсен, ул нигездә бала чакта, гаиләдә алган гадәтләрне, күнекмәләрне онытмый диярлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250