Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район тәрбиячеләре республикага үрнәк (+фото)

Бу атнада районыбызда республикакүләм татар телен өйрәтүче тәрбиячеләрнең тәҗрибә уртаклашу семинары үтте.

Аның беренче мизгелләреннән үк Кариле балалар бакчасының тәрбиячеләре һәм балалары белән әзерләнгән "Алтын, матур көзләр килгәч, казлар санар вакыт җитте" дип исемләнгән татар милли гореф-гадәтләренә нигезләнгән "Каз өмәсе" бәйрәме күренеше кунакларның күңеленә бик юш килде. Чөнки биредәге чара да нәкъ менә "Федераль белем бирү стандартлары шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында этнокультура компонентын тормышка ашыру" темасы юнәлешендә үтте. Чарада район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия методисты Гөлнара Нотфуллина җитәкчелегендә Казан шәһәре һәм кайбер районнардан татар телен өйрәтүче тәрбячеләр катнашты.

- Безнең Кариле балалар бакчасында этнокультура компоненты юнәлешендә эш алып бару бик уңышлы башкарыла. Шулай ук тәрбиячеләребез балалар бакчасы һәм гаиләнең хезмәттәшлеген арттыру буенча да максатчан эш алып баралар. Белем бирү сыйфаты югары булсын өчен коллективыбызда эшләүчеләр һәрдаим үз белемнәрен дә күтәреп торалар, - дип кыскача эшчәнлекләре белән таныштырып узды Кариле балалар бакчасы модире Айгөл Ганиева. Мөдирнең чыгышыннан соң эш тәҗрибәсе белән уртаклашу ниятеннән килгән кунаклар да үзләренең фикерләрен җиткерделәр.

- Семинарның төп темасына әйләнеп кайтсак, ул безнең районда тулы куәтенә эшли. Һәрбер балалар бакчасында төрле алымнар аша балаларыбызга туган телне өйрәтү төп бурыч булып тора. Миллилекне саклап кала алуыбыз белән республикада өченче булсак, мәктәпкәчә белем бирү юнәлешендә республикада иң югары баскычка менеп, беренче урынны яуладык, - дип семинарны йомгаклады район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия методисты Гөлнара Фирдәүсовна.

Кунакларга өстәмә мәгълүмат җиткерү максатыннан аларны районның 4нче номерлы балалар бакчасы белән дә таныштырдылар. Әлеге бакча мөдире Роза Шәмсетдинова кунакларга көндәлек тормышта милли этнокультура компонентына таянып, милли мәдәниятне белүче һәм дәвам итүче шәхес тәрбияләү серләре белән уртаклашты.

Семинарда катнашучылар Балтач тәрбиячеләренең бар һөнәри осталыкларын максималь файдаланып, балалар бакчасында йөрүче нәниләрнең психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен искә алып, милли тәрбия юнәлешендә нәтиҗәле эшләүләренә инанып киттеләр.
Район мәгариф идарәсенең
мәктәпкәчә тәрбия методисты
Гөлнара Нотфуллина,
Кариле балалар бакчасы мөдире
Айгөл Ганиева.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250