Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район туристлары ялда. Кайда дисезме? (+фоторепортаж)

Һәр яз саен укучыларның көтеп ала торган спорт өч көнлеге - туристик слет быел да Кара күлдә уза. Гадәттә, бу чара башлануга көннәр суыта торган иде, быел табигать спорт сөярләргә мәрхәмәтле булды - көннәрнең җылысын, матурын бирде.

Туристик слет табигатьтә ял итү генә түгел, ул командалар ярышы да. Катнашучылар һәм төркем җитәкчеләре слетка иҗади якын килделәр, һәрбер командага исем куелды, девиз, эмблемасын уйладылар. Слет үткәрү урыны итеп Кара күл зонасы сайланды. Монда килгәч, беренче эш итеп, командалар үзләренең урнашу урынын ясарга тиеш иде. Алар тиз генә палаткалар тезеп куйды, учак ягу һәм азык-төлек саклау, чүп-чар өчен урын ясадылар. Бу бивуак дип атала, ул җайлы һәм уңайлы гына килеп чыкты.

– Ярышлар җитезлектә көч сынашуга гына кайтып калмый, биредә белем дәрәҗәң дә сынала , тапкырлык-зирәклек тә күренә. Монда өйрәнгәннәр кешегә көнкүрештә гомер буе кирәк була, – ди мәгариф идарәсе методисты Римма Бариева.

Көндезләрен төрле спорт бәйгеләрендә көч сынашкан укучылар кичләрен концерт куя, җырлап- биеп күңел ача. Кыскасы, спорт, туризм, ял укучыларны һәм педагогларны берләштерә, табигать шартларына яраклашырга өйрәтә һәм үзара дуслык күперләре сала.

 

Римма Бариева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туризм