Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район укучылары борынгы Болгар һәм Свияжск шәһәрләренә багышланган республика күләмендә инша һәм рәсемнәр бәйгесе җиңүчеләре

1 июньдә Казан Кремлендә Болгар һәм Свияжск шәһәрләренә багышланган республика күләмендә инша һәм рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашындагы тантанада Балтач районыннан ике укучы бүләкләнде.
Түнтәр урта мәктәбеннән Нәкыйпова Назлыгөл иншасы "Минем борынгы Болгар шәһәренә сәяхәтем" номинациясендә җиңүче булды.
Чепья урта мәктәбеннән Демьянова Любовь рәсеме 15-18 яшьлек балалар арасында 1нче урын алды. Шулай ук Любовь Демьянова Татарстан Республикасы Прокуратурасы үткәргән ведомство ара инша бәйгесендә катнашып лауреат булды.
Кызларны уңышлары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250