Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район укытучыларының жәйге Спартакиадасы нәтиҗәләре (фото)

Балтач спорткомплексында укытучыларның жәйге Спартакиадасы булып узды дип хәбәр иткән идек инде. Ярышларда 22 команда үзара көч сынашты.

Гомуми нәтиҗәләргә килгәндә алар түбәндәгечә: командалар арасында беренчелек Чепья мәктәбендә. Икенчедә Кече Лызи укытучылары, өченчедә Түнтәр мәктәбе командасы.
VIP-йөгерештә Балтач мәктәбеннән Гөлчәчәк Гыйләҗева, Яңгул мәктәбеннән Наил Сафиуллинга тиңнәр булмады. Жинел атлетика эстафетасында Чепья мәктәбе командасы беренчелекне яулады. Ераклыкка сикерүдә Альфира Җаппарова (Бөрбаш мәктәбе), Наил Сафиуллин (Яңгул мәктәбе) беренче булдылар. Кул көрәшендә Фәүзия Ганиева (Чепья мәктәбе) белән Фаил Шакиров (Сосна мәктәбе) иң көчлеләр булып танылды. Пневматик мылтыктан атуда Миләүшә Хрисанова (Чепья мәктәбе) һәм Айгиз Миңнемуллин (Бөрбаш мәктәбе) беренче булды. Бадминтонда гимназиядән Гүзәл Хәкимова белән Ринат Мөхәрләмов җиңүче булып танылды. Канат тартуда чепьялыларга тиңнәр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250