Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районда "Ел укытучысы – 2015" һөнәри бәйгесе старт алды.

Балтач районы мәгариф идарәсе февраль аенда укытучылар өчен республика күләм "Ел укытучысы - 2015", "Математика укытучысы - 2015", "Физика укытучысы - 2015", "Химия укытучысы - 2015" һөнәри бәйгеләрнең муниципаль этабын үткәрә.

Район бәйгеләрендә барлыгы 26 укытучы катнаша, шуларның 3се математика, 6 - физика, 7 - химия укытучылары, 11 - башка фән укытучылары.
Беренче этапта конкурста катнашучы укытучылар үзләре укытмаган мәктәптә дәрес һәм мастер-класс күрсәтә. Әлеге чаралар районның 6 мәктәп базасында үтә. Икенче этапта комиссия читтән торып катнашучыларның Интернет-ресурсларына һәм "Мин укытучы" эсселарына бәя бирәчәк.
Бәйгеләрнең җиңүчеләре математика, физика, химия һәм башка фән укытучылары арасында аерым билгеләнәчәк. Җиңүчеләр бәйгеләрнең зона этабына юлламалар алачак.
"Ел укытучысы-2015" республика күләм конкурсының зона этабы март аенда Балтач районында үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250